Сәмәкәй авыл мәдәният йортында китапханә мөдире Абзалутдинова С.В оештыруы белән Салих Сәйдәшевка багышланган “Мәңге яшәр аның моңнары”дигән кичә узды. Чарада Тукай районы авыл китапханә мөдирләре,Сәмәкәй мәктәбе укучылары катнашты.Кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.
Иске Гәрдәле авылы клубына Яңа поселок үзешчән коллективы Ә. Еникиның “Әйтелмәгән вәсыять” исемле драмасы белән кунакка килде. Клубта инә төртерлек тә урын калмаган иде. Күрәсең бик сагынган булган халкым театр-концертларны.