ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
21 декабрьдә Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда балалар өчен республика Яңа ел бәйрәме үтә. Чарага безнең районнан 22 укучы барачак. Алар күп балалы гаиләләрдән, ятимнәр, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар, аеруча сәләтлеләр, укуда алдынгылар арасыннан сайланды
Мәләкәс мәктәбе укучысы Сатарова Анна "IT-чемпион" бәйгесендә җиңүче булды. Котлыйбыз!
"Олимпия резервы-2018" дигән Лонгмоб  бара. "Спорт белән шөгеллән!"акциясендә  әлегә,Княз мәктәбеннән 85 укучы катнашты. 
Калмаш мәктәбендә химия-биология укытучыларының семинары узды. Семинарда катнашучылар   чыгышлар тыңладылар,ачык дәрестә булдылар,класстан тыш чарада катнаштылар. 

16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
11 декабрь көнне Бәтке китапханәсендә “Аленушка” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен “ Китаплар  патшалыгы- акыллык иле” библиографик дәрес үткәрелде. 
 
  Бәтке авылы“Аленушка” балалар бакчасының  татар теле укытучысы Гафиятуллина Г.М ., спортинстркутор Газимова Е.М  . һәм тәрбияче Калимуллиной А.А.   балалар белән "Күңелле уеннар"  уздырды. Бу чарада ата-аналарда катнашты.
Теләче  районында  ирекле  көрәш  буенча Дөнья беренчелеге ярышлары үтте.      Круглое Поле кызы Камилла Елисеева  уңышлы чыгыш ясап  алтын медальгә лаек булды (тренер-укытучы Рафаэль Гыйззәтуллин) 
 15 декабрь көне Мәләкәс мәктәбендә    технология укытучыларының семинары узды.  Семинар темасы:  «Личностно-деятельностный подход при изучении предмета «Технология»». 
2014 елның 11 декабрендә Бөгелмә шәһәрендә республикакүләм физика һәм математика укытучылары Форумы узды.  Форумда Тукай районыннан да   математика һәм физика укытучылары, мәгариф идарәләре җитәкчесе Р.Р. Исаев һәм укыту-методик эшчәнлек буенча урынбасары Шакирова В.М. катнашты
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International