ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
  • 22 нче ноябрь көнне Теләнче-Тамак урта мәктәбе базасында 5нче  Россиякүләм фәнни-практик конференциясе үтте. Анда Кече Шилнә  мәктәп укытучылары да актив катнашты .11 класс укучысы Әхмәтҗанова Алия  (җитәкчесе  татар теле укытучысы  Әхмәтҗанов  Н.В.) чыгыш ясады.

      
  •   12 декабрьдә үткән Бөтенроссия халыкны кабул итү көнендә райондашлар җитәкчелеккә торак-коммуналь тармакка, армия хезмәтенә, пенсияләр билгеләүгә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.     Бөтенроссия халыкны кабул итү көнендә кергән барлык сораулар контрольгә алынды. 

     

     

    Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге базасында  мәктәп директорлары өчен семинар узды. Семинар эшчәнлегендә мәгариф идәрәсе башлыгы Рамиль Исаев катнашты. 

     

    15 декабрь көнне Сәмәкәй авыл китапханә мөдире Светлана Абзалетдинова Татар халкының Бөек композиторы  Салих Сәйдәшевның  истәлегенә  багышларган,  “Мәңге яшәр аның моңнары “ дип исемләнгән  әдәби- музыкаль  кичә уздырды.  

    Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә оешманың  отчет җыелышы узды. Анда 2014 елда эшләнгән эшләргә  йомгак ясалды.Җыелыш эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай районы буенча социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шәфикова катнашты.   

    Авыл башлыклары игътибарына!!
    18декабрь көнне сәгать 10.00 да Боерган авылында  " Чәк-чәк бәйрәме"уза. Авыл җирлекләрендә оешкан"Ак калфак" оешмасының җитәкчеләрен бу бәйрәмгә җибәрүегез сорала.   Милли киемнән килү шарт. 
    Штрафлары буенча әҗәтләре булган машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан район ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә узган атнада ике көн рейдка чыктылар.Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 30 мең сумнан артык штрафы җыелган 12 кешенең яшәү урыннарына бардылар.  
    Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә митраль клапанга опреацияне күкрәк читленең зур булмаган өлеше аша ясадылар.  

    ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
    Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
    Creative Commons Attribution 4.0 International