ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
 Районнан бер төркем укучылары  Татарстан Республикасы  мәгариф һәм фән министерлыгы буенча бирелгән юлламалар нигезендә Санкт-Петербург  шәһәренә экскурсиягә китте .  
  Казанда ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Анда 1998-1999 елгы егетләр һәм кызлар көч сынашты. Райондашларыбыз да әлеге мәртәбәле ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Үз авырлыклары буенча Круглое Поледан Камилла Елисеева – II, Айнур Сөләйманов III урынны яулады. Камилла хәзерге вакытта ноябрь ахырларында уздырылачак Россия беренчелегенә әзерләнә.
 

28 октябрь көне утырышлар залында  Башкарма комитет  җитәкчесенең мәгариф бүлеге буенча урынбасары Исаев Рамиль Роберт улы катнашында  укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм  югары квалификацион категориягә ия булган укытучылар белән эшлекле киңәшмә узды.  Княз мәктәбенең биология укуытучысы Ерхова Л.М.(аның укучысы  2014 уку  елында "югары балл " җыйган иде)үзенең эш алымнары   тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

28 октябрь көнне Бәтке мәктәбендә инглиз теле укытучыларының семинары узды. Семинар  сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү, консультацияләр, сынап карау имтиханнары үткәрүгә юнәлтелде,дәреслә,класстан тыш чаралар күрсәтелде.  
28 октябрь көнне Биклән мәктәбендә информатика һәм физика укытучыларының семинары узды. Семинарда ачык  дәресләр күрсәтелде,класстан тыш чаралар каралды,     йомгаклау аттестациясенә әзерләү,  сынап карау имтиханнары үткәрүләргә әһәмият бирелде. талантлы балалар белән эшләү методикалары барланды. 

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Яшьүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә Өстәл теннисы буенча узган ярышларның  нәтиҗәсе 
Район сәнгать мәктәбенә йөрүче балаларның ата-аналары белән иҗади-гамали конференция узды.Конференция эшчэнлегендә мәдәният бүлеге  хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе педагоглары,ГАОУ СПО «НПК» кафедрасы  педагог- психологы Гильманова Людмила Викторовна, Чаллы педагогика институтының психология Үзәге җитәкчесе  Адилова Лейла Ринатовна катнашты. 

Белем белән китап аерылгысыз. Шушы көннәрдә халыкара мәктәп китапханәләре көне үтә.  Китапханәчеләр укучыларны белем дөньясына чакыра. Һөнәри бәйрәмнәрендә дә алар китап сөючеләр белән бергә.

"Ерак араларга йөрүче,хатын-кыз,шофер!"-дигән тема астында Князь мәданият йортында кичә үтте.Кичәдә төрле ярышларда  актив катнашкан ,иң җитезләр булып   Баева Светлана,Морозов Николай, Багаев Федор,Морозова Нажежда,Хайруллин   Ринатлар табылды.Алар истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.   
  Яшьүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә Өстәл  теннисы буенча ачык ярышлар узды  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International