ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

 Өстәл  теннисы буенча район беречелегенә ачык яышлар узды. Анда 1997елгы һәм аннан түбәнрәк яшьтәге   яшүсмерләр катнашты. Иске Абдул мәктәбе укучыларының нәтиҗәләре: Мавлявиев Ильшат  1 урын, Мавлявиев Ильсаф - 2урын ,Хузин Рузаль   3 урынны  яуладылар . Парлы уеннарда  Мавлявиев Ильшат белән Ильсаф  3 урынга лаек булдылар. 

 

22нче октябрь көнне Кече Шильнә мәктәбе каршында рус теле һәм әдәбияте укытучыларының семинары  булып үтте,анда мәгариф идарәсе бүлеге методисты Вагизова Э. Г.  катнашты.  

            

 Мусабай завод мәктәбендә  укучылар үзидарәсе Сөмбелә бәйрәме уздырды. Район советы Депутаты Ситдикова Әдилә җитәкчелеендә мәдәният комитеты әгъзалары: Ахметвалеева Эльвира һәм Зиятдинова Илүзә "Сөмбелә" бәйрәмен үзенчәлекле итеп уздыру өстендә эшләделәр.  
 Менә алар -Елның супер әби  һәм супер бабай бәйгесе җиңүчеләре.  Супер әби исеменә Иске Абдулдан Асия Хамматовага, Супер бабай- Ильбухтинодан Валерий Павлик булдылар. Номинацияләрдә җиңүчеләр: Әхәт Аитов – «Сәхнәдә иң оста бабай», Эльза Лапаева – «Иң артист әби», Мария Пучинина – «Иң заманча әби», Нәкыя Гыймазетдинова – «Милли мирасны саклаучы әби», Илдус Җиһангиров – «Иң халык җанлы бабай», Асия Метшина – «Иң иҗади әби», Мәүсилә Әхмәтнурова – «Иң мөлаем әби», Рафис Әхмәтнуров «Иң оста куллы бабай» исемнәренә лаек булдылар.

Чаллыда рәсми рәвештә безнең төбәктә беренче экобазар ачылды. Ул Автозавод базарының “Тулпар” ХК территориясендә урнашкан. Аны ачуда шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев,Татарстан Республикасы Ааыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Сәүдә предприятиеләре берлеге президенты, “Тулпар” ХК президентыНаил Сөләйманов һәм башкалар катнашты.Экобазар 4000 кв.метрдан артык мәйданны били, анда 250 эш урыны булдырылган, бинаныреконструкцияләүгә 170 млн. сум акча тотылган.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектәреспубликаның җиде зонасында базасында "Республика авыл хуҗалыгы формированиеләренең бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру" темасына семинар-киңәшмәләр үткәрде.

 

  22 -25 октябрьгә чаклы   Казан шәһәренең    «Регина» сәламәтләндерү  комплексында " доброволец"   Республика  слётында Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге социаль  хезмәткәре Галиева Ильзиня Рифкатовна катнашты.   Анда алар төрле  тренингларда ,наркоманиягә каршы көрәш программасы нигезендә  тематик әңгәмәләрдә катнаштылар, социаль роликлар ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр, 

Авыл китапханәләренә 438 данә   “Беренче сыйныф укучысының  мәдәни көндәлеге” кайтты.  Укучы әлеге көндәлекне пөхтә итеп алып барса, әти-әнисе белән “1 нче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге” һәм “Иң мәдәниятле әти-әни” дигән конкурсларда катнаша ала. 

2014 елның 3 ноябреннән республика мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникул 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Каникуллар үткәрүнең бердәй вакыты тәкъдим ителгән иде.  

27 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Россия Федерациясенең барлык мәктәпләрендә дә Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында бердәй дәресләр уза.

Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру һәм профессиональ әзерләү академиясе тарафыннан әзерләнгән методик тәкъдимнәр академия сайтында “Тәкъдим итәбез” дип аталган бүлектә урнаштырылган http://www.apkpro.ru/content/category/34/113/.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International