ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Мөселманнар өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете быел 4 октябрь – шимбә көнгә туры килә. Шуңа күрә өстәмә ял көне дүшәмбегә күчерелә. Ләкин, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, өч көнлек ял биш көн эшәүчеләргә генә кагыла.

23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

20 сентябрьдә    Иске Абдул авыл   җирлегендә мәктәп укучылары белән  берлектә   “ Милләтләр  кроссы узды.   Әлеге чарада  81 укучы  һәм 20  өлкән кеше катнашты.

Биклән авыл китапханәсенә "Әллүки" балалар бакчасында тәрбияләнүче  балалар экскурсиягә килделәр. Алар яшь буенча аерылган китап фонды белән, балалар почмагына урнаштырылгын төрле-төрле китаплар, журналлар таныштылар.

 

Ильбухтино авыл китапханәсендә  елда "Иң яхшы китап укучы"бәйгесе  уза. Бәйге кысаларында иң күп китап укучыга дипломнар тапшырылы,"Иң күп китап укучы" билгеләнелә. Быел "Иң күп китап укучы" булып  Кече Шильнә авылыннан  8 яшьлек Злата Мирошникова танылды.Ул 1 ел өчендә 100 китап укыган   .

Тукай районы әфганчы-ветераннары делегациясе Минзәлә районы Бикбау авылында төрле кайнар нокталарда катнашып һәлак булган ветераннарга багышлап төзелгән һәйкәлне ачуда катнашты. Катнашучылар исеменнән чыгыш ясап Габдрахманов Абузәр Тагирович  минзәләлеләрне "Гиндукуш  музеена чакырды.


--
Резеда Якупова

Шимбә көнне Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Якупов Айбулат Мөнирович һәм "Гиндукуш" иҗтимагый-патриотик музее директоры Гарипова Резеда Рависовна Норлат районы Иске Әмзә авылында Әфганстанда һәлак булган Һадиев Рәискә багышлап төзелгән һәйкәлне ачу тантанасында катнаштылар. Бу чарада шулай ук Чистай, Нижнекамск шәһәрләре делегацияләре дә бар иде. Катнашучылар  балаларга патриотик тәрбия бирүдә бу эшнең бик кирәкле адым икәнлеген билгеләп үттеләр. 


--
Резеда Якупова

Бәтке мәктәбендә  яшь инспекторлары отряды,җитәкчесе  Ибрагимова  В.А. 1 класс укучылары өчен “Юлларда сак бул" ” дигән  чара уздырды 
Бәтке мәктәбендә “Халыкара азон катлавын саклау” көне уңаеннан укучылдар арасында"Планетаны саклыйк!" дигән гамәли конференция узды.   

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бөтенроссия “Милләтләр кроссы – 2014” көнендә Түбән Суык-Су авыл җирлегендә ярышлар узды ярышларда җиңгәнннәргә мактау кәгазьләре һәм  истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
 
  20 сентябрь  көнне Сосновый бор поселогында  инвалидлар арасында мини футбол буенча  Татарстан Республикасы  Чемпионат узды. Тукай район  командасы 2нче урыннны яулады. Бу уңышта Тәбән Суык-Су авыл җирлегеннән дә 4 кеше катнашты, җиңүдә аларның да  элешләре дә күп.  Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International