Шимбә көнне Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Якупов Айбулат Мөнирович һәм "Гиндукуш" иҗтимагый-патриотик музее директоры Гарипова Резеда Рависовна Норлат районы Иске Әмзә авылында Әфганстанда һәлак булган Һадиев Рәискә багышлап төзелгән һәйкәлне ачу тантанасында катнаштылар. Бу чарада шулай ук Чистай, Нижнекамск шәһәрләре делегацияләре дә бар иде. Катнашучылар балаларга патриотик тәрбия бирүдә бу эшнең бик кирәкле адым икәнлеген билгеләп үттеләр.
--
Резеда Якупова