Кичә "Гиндукуш" иҗтимагый-патриотик музеенда эш визиты белән Минзәлә муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Гилфанов Нурхади Зәляевич булып китте.
Районда шикәр чөгендере 2462 гектар җирне тәшкил итә - 420 га. чыгарылган, бу планнан 17 %, барысы 56,1 мең тонна татлы тамыр җыелган. Уңдырышлылыгы 320 ц/га тәшкил итә.
Бәрәңге 2142 тонна чыгарылган, тагын 170,0 мең га. мәйданда аласы бар . Уңдырышлылыгы 238 ц/га тәшкил итә.
Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре : 49,6 мең гектар мәйдандагы игеннәр 48,6 мең гектарда җыеп алынган ,барлыгы 111,3 мең тонна ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача 22,9 центнер иген уңышы чыга(16 сентябрь көне мәгълүматлары)
Территориаль сайлау комисииясе хәбәр иткәнчә, Тукай районында сайлау уңышлы үтте, сайлауларда 27828 кеше тавыш бирде, бу барлык сайлаучыларның 97,45 процентын тәшкил итә. Нәтиҗәдә “Бердәм Россия” партиясе- 96,67 %, КПРФ -1,78 % калган партияләр 1 % кимрәк тавыш җыйды.