ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә алар “Юл чыгарга ярдәм ит” дигән акция уздырдылар

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Түбән Суык- су мәктәбендә   күп елдан бирле юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды эшләп килә. Җитәкчесе – Дильшат Зиннәт улы Фәйзуллин . Отрядка керүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен үзләштереп кенә калмый, бәлки актив рәвештә агитация эшләре дә алып бара. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә алар 1 класс укучылары өчен “Юл чыгарга ярдәм ит” дигән акция уздырдылар, юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешге турында сөйләшү уздырдылар.Юлларга рейдка чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен бозмауны сорап язган хатларын шоферларга тапшыралар,сораштыру уздырдылар
 .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International