ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
«Үз мәктәбеңә ярдәм ит»(«Феникс» җәмгыяте директоры Азат Авзалов) акциясе кысаларында Сосновый Бор поселогының «Солнышко» балалар бакчасы җирлегендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә торган махсус мәйданчыкны бетонлап куйдылар. 

3-9 сентябрьдә территориаль сайлау комиссиясендә алдан тавыш бирү барды. Анда барлыгы  163 райондаш катнашты. Бүген,10 сентябрь көнне участок сайлау комиссияләрендә алдан тавыш бирү башлана. Ул 14 сентябрьгә кадәр, ягъни дүрт көн дәвам итәчәк. Сайлаучылар эш көннәрендә 16.00-20.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-16.00 сәгатьләрдә алдан тавыш бирә алалар.

«Челтәрләр компаниясе» ААҖ филиалы – «Түбән Кама электр челтәрләре»нең Тукай районы бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Хәзер оешманы Шамил Фаиз улы Шәймәрдәнов җитәкләячәк. Ул моңа кадәр «Челтәрләр компаниясе» ААҖ филиалы – «Яр Чаллы электр челтәрләре»нең Комсомол районы бүлеге башлыгы булып эшләгән.

Белем дәрәҗәсенең сыйфатын арттыру буенча  яңа идеяләр, фикерләрне барлау буенча  конкурс игълан ителә.Конкурста укытучылар,  мәктәп директорлары,студентлар катнаша ала. Конкурс "Учительская газета" белән бергә үткәрелә.
Продолжается  прием журналистских работ в рамках республиканского конкурса на лучшее освещение темы образования и науки в Республике Татарстан «Классная работа!»,

9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
9 сентябрь – бөтендөнья матурлык көне
Иртәгә Татарстандагы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында субсидия алуга конкурс башлана. Анда катнашу өчен заявкаларны 35 календарь көн дәвамында ТР Икътисад министрлыгына тапшырырга кирәк. Бер җиңүчегә якынча 200-300 мең сум туры килә дигән сүз.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмасам, бөтен тормышым җимереләчәк - бик еш чыгарылыш сыйныф укучылары сынауга шундый уй-куркулар белән килә. Йомгак аттестациясен берничә тапкыр тапшыру мөмкинлеге укучыларны стресстан коткарачак, дип санала.  

 
 Тлянче- Тамак мәктәбендә   1 класс укучылары сыйныф җитәкчеләре  Гимазетдинова Энҗе апалары белән белән китапханәгә сәяхәт ясадылар . Аларга   китапханәче Шакурова Тәнзилә апалары  китапны яратырга, аны сакларга икәнен аңлатты, китаплар белән таныштырды.

Кувады башлангыч мәктәбендә "Белем иленә сәяхәт" дип исемләнгән бәйрәм узды. Китапханәче Лилия Сафина Буратино булып,повар Ахунова Нәзирә Мальвина булып киенеп балаларны котларга килде. Укучыларның шигырь сөйләгәнен тыңлап,кыңгырау тагып үзләренең  теләкләрен теләделәр..

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International