«Үз мәктәбеңә ярдәм ит» дәвам итә

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Үз мәктәбеңә ярдәм ит»(«Феникс» җәмгыяте директоры Азат Авзалов) акциясе кысаларында Сосновый Бор поселогының «Солнышко» балалар бакчасы җирлегендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә торган махсус мәйданчыкны бетонлап куйдылар. Сабыйларга мәйданчыкта үзләренең кечкенә машиналарында йөреп, кагыйдә буенча җәяүлеләрне уздырырга һәм юл йөрү билгеләренә карап йөрергә өйрәнергә мөмкинлек туды. Балалар хәзер исә китаптан өйрәнеп кенә түгел, ә гамәлдә юл йөрү кагыйдәләренә төшенәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International