Круглое Поле авыл китапханәсенә балалар бик телэп йөриләр,төрле чараларда катнашалар.
25 август көнне Иске Абдул авылында “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” исеме астында мәктәп стадионында футбол ярышлары узды. Ярышта “Авыл егетләре” һәм “Оныклар” командалары көч сынашты. Аз гына өстенлек белән “Авыл егетләре” командасы җиңүгә иреште.
Галиәхмәт Шаһинең 65 еллык бәйрәме уңаеннан Түбән Суык-Су авыл китапханәсендә” Җан җылымны кушып җырлар язам” дигән тема астында кычкырып шигырь уку кичәсе уздырдылар.
Кувады авыл китапханәсендә татар китабы басылып чыгуга 290ел тулу уңаеннан “Үткәннәрнең тере шаһиты” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.