Район Башкарма комитеты җитәкчесе балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә капиталь ремонт өчен акчалата ярдәм күрсәткән подрядчы оешмаларының җитәкчеләрен бүләкләде

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Мөгалимнәрнең август  киңәшмәсендә Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә капиталь ремонт өчен акчалата ярдәм күрсәткән подрядчы оешмаларының җитәкчеләрен бүләкләде, шулай ук яңа уку елына әзерлекне вакытында һәм тулысынча башкарган мәктәпләрне атады. Беренче урында – Түбән Суыксу, икенчедә – Теләнче Тамак, өченче урында – Күзкәй урта мәктәпләре. Балалар бакчалары арасында беренче өчлектә – Теләнче Тамакның «Акчәчәк», Новотроицкоеның «Ромашка» һәм Мерәс авылының «Салават күпере» бакчалары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International