ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2014 ел
чәршәмбе
Теләнче-Тамак авылы «Ак чэчэк» балалар бакчасы тәрбиячеләре  балалар белән"Икмәк кайдан килгән?" дигән темага әңгәмә уздырдылар, 
Калмаш укучылары Алабуга шәһәрендә И.И. Шишкин музеенда булып кайттылар,онытылмаслык хәтирәләр алдылар.

  ТР Дәүләт Советы рәисе Фәртит Мөхәммәтшин Мерәс авылында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Алар анда 400 баш савым сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек комплексының төзелеше белән танышты.

  Иске Абдулда   беренче сыйныфка баручы дүрт балага «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр бүләк иттеләр һәм күп еллар бергә яшәгән гаилә парларын зурладылар.

12 август көнне Иске Абдул авыл җирлегендә «Бердәм Россия» партиясенең халык җыены узды.   Җыен башланыр алдыннан җыелган халыкка Татарстан Республикасы халыклар ассамблеясы халыклар дуслыгы йорты артистлары концерт тәкъдим итте.


12
август, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре 40 муниципаль берәмлекнең барлык объектларында да алып барыла. Өч райондагы өч объектта эшләр графиктан 25%ка артка калып бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
 
Кырларда урып-җыю эшләре бара. Бу чорда  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аеруча игътибар белән үтәргә кирәк.
Калмия  авыл китапханәсендә 8 август көнне “Светофор ярдәмгә ашыга”- куркынычсызлык сәгате узды.  
8 август көнне “Бердәм Россия” партиясе Тукай җирле бүлеге яшь гвардиячеләре Кече Шилнә һәм Новый поселогында    халыктан партиягә булган фикер-тәкъдимнәр кабул иттеләр. Алга таба әлеге фикер-тәкъдимнәр Партиянең сайлау алды кампаниясе барышында җирле штаб тарафыннан өйрәнеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International