Калмия авыл китапханәсендә куркынычсызлык дәресе үтте

2014 елның 12 августы, сишәмбе
Калмия  авыл китапханәсендә 8 август көнне “Светофор ярдәмгә ашыга”- куркынычсызлык сәгате узды. Балаларның юл хәрәкәте билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлау максатыннан үткәрелгән чарада балалар викторина сорауларына һәм табышмакларга җаваплар бирделәр. Шулай ук ЮХИДИ, транспорт төрләре, беренче светофорлар турында белешмә бирелде, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International