ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2014 ел
шимбә
14 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Районда әлеге сайлауларга әзерлек бара. Сайлау участокларының чикләре билгеләнде.(Карар №3675 от 29.07.2014ел).    16 августтан матбугат чараларында агитация башлана.Аерым сәбәпләр аркасында, сайлау көнне участокка килә алмаганда алдан тавыш бирү мөмкинлеге бар. 
Татарстан Республикасы министрлар кабинеты боерыгы нигезендә республиканың күп кенә район авылларында спорт мәйданчыклары төзү бара. Районыбызның Бәтке (1 миллион 936 мең) һәм Новотроицкое (742 мең) авылларында, шулай ук «Татарстан» совхозы поселогына (1 миллион 936 мең) быел шундый спорт мәйданчыклары эшләнәчәк.

8
август, 2014 ел
җомга
Җиде айда район юлларында 55 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 9 кешенең гомере өзелгән. Түбән Кама милли паркы юлында, Яр Чаллы – Боерган, Яр Чаллы – Мус. Завод трассаларында аварияләрнең иң күбе теркәлгән. Инспекторлар 95 йөртүчене эчкән килеш руль артында тотканнар, аларның 30ы безнең районда яшәүчеләр.
Узган җиде айда районда элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган җинаятьләр 36 процентка, исерек килеш эшләнгән җинаятьләр 35 процентка арткан. Мондый кырын эшләрнең иң күбе Круглое Поле һәм «Татарстан» совхозы поселогында теркәлгән. Бу саннарны хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Азат Шәйдуллин хәбәр итте.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ел башыннан 2679 административ хокук бозу очрагын теркәгәннәр, бу – узган елның шушы чорыннан ике мәртәбә күбрәк. Вак хулиганлык буенча – 283, рөхсәт ителмәгән урында тәмәке тарткан өчен – 119, наркотикларның законсыз әйләнеше өчен 18 административ беркетмә төзелгән. Балалар алдындагы бурычларын үтәмәгән ата-аналар саны буенча «Татарстан» совхозы поселогы беренче урында.
9 август физкультурниклар көне ,ул1993 елдан бирле билгеләнеп үтелә ,Сәламәт яшәү рәвешендә яшәргә тырышкан кешеләр бу бәйрәмне бик яратып уздыралар

Татарстанда 1 млн. 43,6 мең тонна ашлык суктырылган

Бүген, 8 август көнне, кичке сәгать 18.30да Яр Чаллының «Төзүчеләр» стадионында спорт мәйданчыгы ачылу тантанасы була. Мәйданчык Мәләкәс елгасы буенда урнаша.
Новый поселогында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны  Якупов  Мөхәмәтхан  Әхмәтхан  улының 95 яшлек бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары  Әхметова Люция Хак кызы һәм  Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы   Фазулзянов Марат Габделхаевичкилделәр, иң  матур теләкләрен җиткерделәр..
Хәрби хәрәкәт ветераннары тәгъдиме белән Кнәз авыл җирлегендә сугышчы-интернационалист, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Валерий Пучинин истәлегенә мемориаль такта ачылу тантанасы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International