Административ җаваплылыкка тартылучылар узган елга караганда ике тапкырга күбрәк

2014 елның 8 августы, җомга
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ел башыннан 2679 административ хокук бозу очрагын теркәгәннәр, бу – узган елның шушы чорыннан ике мәртәбә күбрәк. Вак хулиганлык буенча – 283, рөхсәт ителмәгән урында тәмәке тарткан өчен – 119, наркотикларның законсыз әйләнеше өчен 18 административ беркетмә төзелгән. Балалар алдындагы бурычларын үтәмәгән ата-аналар саны буенча «Татарстан» совхозы поселогы беренче урында. Шулай ук Бәтке авылы да бу яктан татарстанлылардан калышмый. Рөхсәт ителмәгән вакытта урамда йөргән балигъ булмаганнар исә Әҗмәкәй авылында аеруча күп теркәлгән. 
 
Законнарны бозган өчен районда 2 меңгә якын кеше административ җаваплылыкка тартылган. Полиция хезмәткәрләре законны санга сукмаучыларны ачыклауда җәмәгатьчелекнең ярдәм итүен сорыйлар. Бу коррупция белән көрәшкә дә, балалар хокукларын яклауга да, террордан саклануга да кагыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International