ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
 Мәләкәс мәктәбе  чыгарылыш класс укучылары,укытучылар,апта-аналар -"шәм яндыру" акцияседә катнаштылар ,тынлык игълан ителде,һәйкәлгә  тере чәчәкләр  салынды,

Катлаулы сынау – бердәм дәүләт имтиханнарын район  укучылары уңышлы тапшырды. Мәҗбүри фәннәрдән имтихан нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Математикадан уртача район күрсәткече 51, 8 балл(республика буенча 48,4), рус теленнән 65,8(65,4 балл) булган. Район башлыгы Васил Хаҗиев  атналык киңәшмәдә район укытучыларына, педагогик коллективларга балаларны имтиханнарга әзерләүдәге уңышлары  өчен рәхмәтен белдерде.  

 21июнь көнне Тл.Тамак җирлеге Казаклар авылында шау -гөр килеп Сабантуе үтте.  Сабан туйның абсолют батыры булып Җиһаншин Артур калды. 

21июнь көнне  Авлаш авыл җирлегендә Сабантуй үткәрелде.  Иштирәк авыл җирлеге башлыгы килгән кунакларны, авыл халкын бәйрәм белән котлады. Авыл кешеләре ,кунаклар татар  халкының   милли уеннарында , оештырылган төрле кызыклы ярышларда һәм аттракционнарда бик теләп катнаштылар.  Бәйрәм  җыр-биюләр белән үрелеп  барды. Рәхәтләнеп күңел  ачтылар.Сабантуй  бик күңелле  үтте.

20 июнь көнне Югары Байлар авылында Сабантуй узды

2014 елның 21 июнендә Таш-Кичү авылында  “Сабан Туе” бәйрәме үтте.     Бәйрәмгә 500-гә якын авылдашлар һәм кунаклар җыелды. Милли уеннар бик күңелле үттеләр. Җыелган кешеләр, бәйрәмгә чакырылган артистлар белән бергәләп җырладылар,биеделәр һәм уйнадылар. Бәйрәмне Таш-Кичү авылы клуб мөдире Гимаев Айрат һәм китапханә мөдире Мухаметнабиева Светлана оештырдылар.

21 июнь  көнне Калмаш авыл китапханәсендә  медицина хезмәткәрләре көне  уңаеннан  түгәрәк өстәл оештырылды,  хезмәткәрләрнең төрле елларда эшләгән чорларын туплап   фотолардан     стендлар ясалган  , китап күргәзмәсе дә бу бәйрәмга багышлап төзелгән иде. Бәйрәм чарасында авыл җирлеге башлыгы  Габдуллина Р.К. шәфкать туташлары булып эшләгән Магсумова Р.Ш., Гасимова А.А., Иксанова Р.Г. - пенсионерларны һәм хәзерге көнгә чаклы эшләүчеләрне җылы итеп котлады . Бәйрәмне оештыручылар  мәдәният  эшчеләре  Лотфуллина Г.И., Карамова Л.К.   иде. 
Медицина хезмәткәрләре көне 
 Новый поселогында яңа өйләнешкән парлар  Хамадиевы Раушан һәм Мария хәтер көне уңаеннан үзләренең,  бабалары  Хамадиев  Рахимзян    истәлегенә  шәмнәр яндырдылар 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International