Түбән Суык-Су авылында ,кич белән авыл җирлеге йортларында илебез күге аяз булсын, сугыш афәте кабатланмасын дигән теләк белән шәмнәр кабыздылар.
Июнь аенда Түбән Суык-Су авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре балалар белән берлектә яфрак – азык әзерләргә чыктылар “Тукай азык - төлек корпорациясе” терлекләре өчен 2 тоннага якын яфрак - азык эзерлэделәр.
25 һәм 26 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Кеше хокукларын яклау буенча Уполномоченныйлар армиягә алынучылар өчен :борчыган сораулар булса,аңлатмалар кирәксә ,аларның хокукларны саклау буенча “кайнар” элемтә уздыра.
Новотроицкое авылы искә алу һәм хәтер көне уңаеннан митинг уздырды. Һәйкәл яны бу юлы да -узенә күп кешене җыйды. Бу көнне авылның сугыш ветераны, үзенең күптән түгел генә 90 яшен билгеләп үткән - Ситников Семен Тихонович , тыл ветераннары,авыл халкы, район "Балкыш" лагере укучылары үзләренең каһарманнарын искә алуда катнашты. Шул уңайдан 22 июнь көнне авыл җирлегендә балалар белән һәйкәлләргә тере чәчәкләр салдылар,өйләрдә шәмнәр янды.
100 кешене берләштергән бу чара " Без сугышта булган чакта" дигән концерт программа астында барды ,анда "Яңа гасыр" вокаль ансамбле һәм "Радуга" яшьләр төркеме катнашты.
20 июнь көнне “Мини мисс “Ак каен”” конкурсы үткәрелде, “Мини мисс “Ак каен”” булып, Вильданова Камилә табылды.