ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Югары Байлар авыл китапханәсендә “Минем рәсемнәрем” шөгел клубы членнары белән наркоманиягә каршы “Упкынга илтүче юл” дип исемләгән рәсем конкурсы үтте. Әлеге шөгел клубына балалар бик теләп йөриләр.

 

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә"Шәфкатьлелек  дәресе"  дигән чара үтте.   Бу чарада  Мамадыш районы "Нажеңда" ятимнәр йортында  тәрбияләнүче балалар өчн  волонтерлар  уенчыклар,киемнәр,кирәк-яраклы әйберләр җыю буенча эш алып бардылар.

Шильнебаш авыл җирлегендә дә Сабан туйлары  гөрләп үтте. Урман аланы 600 дән артык кешене үзенең кочагына җыйды. Төрле ярышлар, уеннар, бүләкләүләр мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды,соңыннан  кунакларны татар халкының милли  тәм-томы чәк-чәк  белән сыйладылар.

Яңа Бүләк авылы балалар бакчасында “Сау бул бакча!” дип исемендәге озату кичәсе уздырылды. Чараны оештыруда авыл китапханәчесе Мингалиева Зөлфия Язкаровна актив катнашты.


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Катнашучылар арасында Борды мәктәбеннән   Фазлыев Ленар(педагог Фардеева Н. В.),Күзкәй мәктәбеннән  8 класса укучысы Салихова Эльвира(педагог Валеева Л.М.) ,  да бар иде. Алар уңышлы гына чыгыш ясадылар. 
4 июньдә үткән чарада Дәүләт Советы председателе Фәрид  Мөхәмәтшин  кулынннан Мусабай Завод авылыннан  социаль хезмәткәр  Миннехуҗина Лилия Наиф кызы "Авыл халкына  үзенең зур ярдәмен күсәтүе өчен" дигән Мактау  хаты кабул итте.
Кичә,9 июньдә булып үткән эшлекле понедельник киңәшмәсендә  муниципаль район башлыгы Хаҗиев Васил Гариф улы "Сабан туй-2014" үткәрүдә булышкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. 
 
А.С. Пушкинның туган көнен Теләнче-Тамак авылы  "Ак чәчәк" балалар бакчасында да билгеләп үттеләр. Алар аның  тормыш юлы белән таныштылар, балалар яратып тыңлый торган "Балыкчы һәм  балык" әкиятен карадылар.  
9 июнь көнне "Балкыш" лагере эшли башлады. Анда 7 яшьтән   14 яшькә чаклы 60 бала ял итәчәк. Программа төрле: уеннар, биюләр, төрле шәһәрләргә экскурсияләр, бассейн, очрашулар, әлбәттә  тәмле итеп ашау! Яңа танышлар, матур мизгелләр, балачак иле,якты хыяллар дөньясында  яшәү булачак! 
Авлаш авылында  тыл ветераны,үзенең 90 яшьлек бәйрәмен билгеләп үтүче Семенова Федора Васильевна яши. Бу күркәм   туган көннәре белән аны котларга район башлыгы урынбасары Әхметова Л.Х һәм Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Закиров Р. И.  килделәр,Федора әбигә исәнлек, тыныч картлык теләделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International