ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе

3 июнь көнне Калмия авылында гомер кичерүче ,тыл ветераны Сәгъдиева Мәмдүхә әби Миннегәрәй кызы    95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Аны тәбрикләүгә район башлыгы урынбасары Әхметова Л. Х. барды.   

 Мәмдүхә әби  үз чорының барлык кешеләре кебек үк ачысын-төчесен күргән, ләкин тормыш сынауларына бирешмәгән акъәбиләрнең берсе. Аңа исәнлек, тыныч  көннәр,балалары , онык-оныкчыкларын сөеп, бәхетле картлык кичерүен телибез !
3 авыл җирлеге (Иске Абдул, Новотроицкое, Әҗмәкәй) Грант оттылар
Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезәткәрләре  җәйге каникуллар өчен "Наркотиксыз яшәү" дигән айлык кысаларын истә тотып,профилактик  чаралар үткәрә тора.  «Бригантина» агитбригасы Калмия һәм Кече Шилнә  мәктәп яны    ял   лагерләрендә ендә чыгыш ясады.анда 78   бала катнашты.  

9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
 Шильнебаш авылында  әдәби  кичә  «Пушкин – солнце русской поэзии»
Бәтке авылында үткән Сабан туе җыр-биюләр,уеннар,ярышлар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә Башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча  урынбасары Исаев Р. Р. катнашты.
Районда Сабан туй бәйрәмнәре гөрләп узды
Район Сабан туенда  “Якты юл” газетасы үткәргән “Автоледи” бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.  
 Борды һәм Җәйләү  авылларында  Сабан туе гөрләп узды. Бәйрәм   прогаммасын Яр Чаллы шәһәрененнән    Инзиля Мубаракшина, Зөлфия Жиган, халык исемен яулаган     “Борды”фольклор ансамбле һәм   республиканың кряшен чибәре  Елена Чулакова алып бардылар.
  Иштеряк авыл Сабан туенда Нижнекамск шәһәреннән Илһам  Хисматуллин җитәкләгән  төркем  катнашты.  Сабан туйның  абсолют  батыры булып   Ильфат Вахитов калды.
  Новотроицкое һәм    Куперле   авылларында Сабан туйлары гөрләп үтте. Анда уеннар ,ярышлар, җырлар , биюләр белән бергә  шәфкать туташларын,яңа туган сабыйларның гаиләләрен ,юбилярны дә тәбрикләделәр.  Быелгысы елда  бу җирлектә 29 сабый дөньяга аваз салган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International