ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2014 ел
җомга
2014 елның 20 маеннан  Татарстан   Республикасында "Наркотикларларсыз яшәү " айлыгына старт бирелде. Шул айлык кысаларында Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре , район үзәк шифаханәсенең врач-наркологы,югары квалификацион категриягә ия булган   психотерапевт  Мусина Ильдус Нагимович , укучылар,авыл яшьләре  катнашында "Наркотикларга,юк!" дигән  чара уздырдылар.  Анда     «Юность» клубы яшьләр берләшмәсе  мавыктыргыч итеп чыгыш ясады.   
  «Лебедушка»  балалар бакчасы һәм Татарстан поселогы китапханәсе  белән берлектә "Юл билгеләре иленә сәяхәт" дигән чара узды. Бу  чарада ата-аналар һәм ГИБДД башлыгы Шамил Ганиев  катнашты.  

22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
21май көнне Биклән мәктәбендә 2класс укучыларының ата-аналары  өчен  җыелыш узды. «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психолог ы Фомина Е. В. ата-аналар каршында " Балигъ булмаганнар арасында суицидлар  булдырмауны кисәтү йөзеннән"  лекция укыды,чарада 60 кеше катнашты.   

22нче апрель көннеТүбән Суыксу мәктәбендә күренекле  шагыйрь, язучы, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Мирза улы Ибраһимов, язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу кичәсе үткәрелде. Бу  очрашуда укучылар И.Ибраһимов иҗаты белән якыннан таныштылар, “Казан утлары”журналы турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, үзләренең шигырьләрен укыдылар.

Княз мәдәният йортының "Объектив" агитбригадасы "Алмаз" авыл хуҗалыгы предпреятиясенең җәйге лагерендә эшләүче терлекчеләр янына концерт программасы белән барды. Терлекчелэр дә аларга кушылып җырлады, биеде. Концертта Рәзинә Аитова, Сергей Белов , Сергей Захматов , Тамара Тузеева, Раузалия Габдуллиналар катнашты. Терлекчеләр аларның килүен кабат к көтеп калды. 
1995 елдан башлап һәр елны мәктәп укучылары арасында мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә сәләтлеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан “Яшь программист” Республикакүләм бәйгесе үткәрелеп килә. Әлеге вакыт эчендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 5 000нән артык мәктәп укучысы үз сәләтен күрсәтергә өлгерде. Бу конкурста Новый поселогыннан  Салахова Илвина Маратовна катнашты. 

21
май, 2014 ел
чәршәмбе

21 май көнне Теләнче Тамак авыл китапханәсендә  “Эзе калды җиребездә, сүзе калды күңелебездә” дип исемләнгән, Советлар Союзы герое, Казаклар авылы егете  Нурми Шариповка багышланган чара узды. Кичәне китапханә мөдире Мухамадиева Фәния, тарих укытучысы Яхина Рузилә һәм мәктәп укучылары  әзерләделәр. Тамашачылар итеп район китапханәчеләре һәм балалар бакчасы балалары чакырылды.

Һәр ел да үткәрелә торган Халыкара Кенгуру математик уенында катнашкан барлык укучыларга да сертификатлар кайтты. Ә 8нче класс укучысы Сагитова Алсу регионда 3 урын яулады, диплом һәм бүләк белән бүләкләнде.
Районда маллар өчен барлыгы 32 җәйге лагерь бар. Бүгенге көндә терлекләрнең барысы да җәйләүләргә күчеп бетте. Мөгезле эре терлекнең лагерьларга үз вакытында күчеп, яшел чирәмгә керүенең әһәмияте зур. Нәкъ менә җәйге чорда еллык сөтнең 50-60 проценты җитештерелә. 
Казанда WorldSkills Russia-2014 һөнәр осталыгы буенча икенче Милли чемпионатны үтте. Бу чемипионаттта  районнан  Бәтке, Мәләкәс, Түбән-Суыксу мәктәпләреннән укучылар катнашты 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International