ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2014 ел
чәршәмбе
16 май көнне Яр Чаллы шәһәренең ПЧ-56 янгыннан саклану бүлекчәсе горнизонында Яшь янгын сүндерүчеләр арасында ярышлар узды. Бу ярышлардаКруглое Поле мәктәбекомандасы җиңеп чыкты.,призерлар:МБОУ «Комсомольская СОШ»  һәм  МБОУ «СОШ п. Новый».
Муниципаль районның үз Гимны барлыкка килде.(проект)Аны районның танылган шагыйрәсе Сәетгәргева Рәзинә Гәбделбәр кызы иҗат итте. Көе һәм сүләре дә -аның үз иҗаты. 
 Комсомол мәктәбенең 4 класс укучысы Зиннурова Зарина ""Мин хәзерге заман укучысы" дигән Бөтенроссия бәйгесенең "Тәбигать матурлыгы" һәм "Мин спортны яратам"  номинацияләрендә җиңеп ,диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе    Зиннурова Н.Н. 
Боерган авылында "Дуслык аллеясе" шаулап үсәр, яшьлек дәвам итәр.
 Тукай районы ветеран-спортчылар Казан шәһәрендә үткән ярышлардв уңышлы гына чыгыш ясадылар

20
май, 2014 ел
сишәмбе
5 июнь  көнне Тукай районының барлык оешмаларында,предприятиеләрендә,берләшмәләрендә Бөтенхалык экологик шимбә өмә үткәрелә. Район  Башкарма комитеты барлык җитәкчеләрне  җыештыру эшләренә чакыра.   

18 май көнне гаилә көне уңаеннан    Новый поселок мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче очрашу-кичә оештырдылар.  Бәйрәм кунаклары  55-57 ел бергә иңне – иңгә куеп гомер итүче  парлар : Семенов Николай абый белән Настя апа, Хәбибуллин Мәжит абый белән Хәлимә апа, Арифуллина Рауза апа белән  Гыйлмулла абый , Хисамутдинов Каим абый белән Гәуһәр апа, Галлямов Изаил абый белэн Җәүһәрия апалар чакырылды. Очрашу чәй  өстәле  артында  шигырь, җыр, биюләр белән үрелеп барды.

 Ильбухтино авылында 19 май көнне экологик марафон уздырдылар.Бу  башлангычта күп кеше катнашты, барысына да рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Шимбә көнне ,24 майда районның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгыраячак.

Княз мәктәбе Бөтенроссия акциясе кысаларында  «Спортивный лонгмоб Сочи 20-14» йөгерешендә катнашты һәм шуны оештыруга ярдәм иткән өчен   Бөтенроссия акциясе җитәкчесеннән мәктәп Таныклык белән бүләкләнде.  XXII кышкы Олимпия һәм   XI  кышкы Паралимпия уеннары уздыруга үз элешләрен керткән өчен укучыларга һәм  оештыручыларга саләмәтлек теләде,


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International