ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
 Республика бәйгесенең төбәкара "Аҗаган"  уеннарында  Княз мәктәбенең  «Отвага» төркеме 2 урынны яулады,ярышларда Түбән Кама ,Алабуга  Минзәлә,  Яр Чаллы  төркемнәре  катнашты.   Төркемнең җитәкчесе Белов Виктор Иванович 
30 апрелькөнне  Калмаш мәктәбендәһәр класста "Без бергә" исемле парламент дәресләре үтте. Класс сәгатьләрендә укучылар укытучылар белән бергәләп Кырым буенча сәяхәт кылдылар, Россия һәм Кырым кушылуның әһәмияте, файдасы, тискәре яклары хакында сүз алып бардылар. 
Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!
Боерган авыл җирлегендә  "Урман утырту көне" акцияседә 250 дәнә чыршы утыртылды. 
24 апрель көнне Түбән Кама шәһәрендә үткән "Иң яхшы һөнәр иясе 2014" республика бәйгесендә Теләнче -Тамак төрләкләндерә мәктәбенең  8 класс  укучысы    Илюхин Александр  тимер эшкәртү( җитәкчесе Гильмияров Р.Х)  һәм Даутова Альвина  тегүче( җитәкчесе  Насибуллина Р.Н) һәнәрен якладылар.    Республиканың 33  мәктәбе арасында Илюхин Александр  диплом белән бүләкләнде 
 Яңа Бүләк мәктәбендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Шигырьне таны" уены оештырылды,шигырьләргә иллюстрацияләр ясалды, әкиятләр каралды, шигырьләр иҗат ителде,укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Чараларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сабирова Г.Ә., Нәҗметдинова З Г, әзерләде.
Язгы яхшылык эшләү атналыгы тәмамланды. Атна буе бик күп яхшы эшләр башкарылды, ярдәм күрсәтелде. Укучылар "Ярдәм кулы" акциясендә бик актив катнаштылар. Үзебезнең авыл "Зиләйлүк" балалар бакчасына уенчыклар белән дә ярдәм иттек. Җыелган уенчыкларны укучылар белән бергәләп балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә тапшырдык. Алар безгә рәхмәтләрен белдереп калдылар.
Мусабай Завод мәктәбе укучылары "Урман утырту көне " акциясендә катнашып мәктәп , мәдәният йорты каршында һәм һәйкәл янында 150 дәнә агач утырттылар, бу акциядә  барлык мэктэп укучылары да катнашты. 
 Новотроицкое мәктәбе "Балалар. Иҗат. Техника" дигән күргәзмәсендә уңышлы гына чыгыш ясады. Нуретдинова А.Н һәм  Казанцев О.М., җитәкчелегендәге балалар эшләре,шулай ук    «Руки не для скуки» берләшмәсе(җитәкчесе Ушмарова О.В.) үзләренең  экспонатлары  «Сакура» һәм «Дракон» белән  килгән укучыларның һәм кунакларның игътибарын җәлеп иттеләр.     
   Мәләкәс мәктәбенең  5 – 11 класс укучылары  Бөтенхалыккүләм «Грамотей-спринт 2014» дигән  конкурста уңышлы гына чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре Борисова Н. К.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International