ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
07.04.2014г .в Князевской школе педагоги Набережночелнинского экономико-строительного колледжа имени Е.Н.Батенчука рассказали о специальностях и условиях приема
  Мусабай Завод мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилданова Лилия Равиловна ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер – класс бәйгесенең муниципаль туры призеры булды.

25 нче март көнне Чаллы шәһәренең 1 нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда “Сәхнә көзгесе” Республикакүләм милли балалар театр фестивале булып узды. Анда Мусабай Завод  мәктәбе “Сәйлән” балалар театр коллективы да катнашты һәм  III  дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.  Катнашкан укучыларны  җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга иҗади унышлар телибез! Җитәкчеләре – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилданова Л.Р.

 

28 нче март көнне Чаллы шәһәренең “Огниво” балалар иҗат үзәгендә “Гаилә учагы” Республикакүләм иҗади проектлар конкурсында безнең мәктәпнең 8 нче класс укучысы Вилданова Әдилә “Презентация. Гаилә учагы” номинациясендә II дәрәҗә дипломга лаек булды.  Җитәкчесе – Вилданова Л.Р. 

 

7 апрель көнне Мәләкәс мәктәбендә  биология фәне укытучысы   Иванова Чулпан Валентиновна мәктәпкүләм чара-" Кошлар көне" үткәрде.  7 класс укучылары  төркемнәргә бүленеп кошлар турында  сорауларга җавап бирделәр,шулай ук рәсем бәйгесе узды,сыерчык оялары күргәзмәсе   бәйрәмгә тагын да матурлык өстәде.
 7 апрель көнне Новотроицкое мәктәбендә  технология  фәне укытучылары җыелды

 

Президент программасы нигезендә  авыл хуҗалыгында эшчеләр (белгечләр) әзерләү максатыннан  , конкурс игълан ителде. Конкурска 15 мая  кадәр мәгълүматлар тапшырырга кирәк. 

Документлар ( мәгълүматлар) түбәндәге адрес буенча җибәрелә: г.Казань, ул.Рахматуллина, д.1.каб №43 (здание Казанского Приволжского федерального университета)

   
 4 апрель ,төнге сәгать 12 тулгач янгын сүндерүчеләр «Татарстан» совхозы поселогының Новоселов урамында бер катлы кирпеч йорт януы турында хәбәр ала. Иң беренче урынга Кнәз һәм Комсомолец янгын сүндерүчеләре килеп җитә, аннары шәһәрдән киләләр. Фаҗигагә дучар булган  йортта ике гаилә яшәгән була. Бер фатир тулысынча янып бетә, икенчесенең түбәсенә зур зыян килә, су сибү аркасында җиһазлар, стеналар бозыла. Ялкын барлыгы 170 квадрат метрга якын торак мәйданны урап ала. 
Муниципаль район башлыгы Хаҗиев Вәсил Гариф  улы  чираттагы  атналык  киңәшмә уздырды.Киңәшмә эшчәнлегендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
2 апрель  көнне    Княз авыл  җирлегендә шикле кешеләне тоткарлау чара буенча эш алып барылды. Бу районның эчке эшләр бүлеге , мәдәният, балалар бакчасы  хезмәткәрләре,авыл җирлеге  башлыклары , кинологлар ярдәме белән оештырылды. Балалар бакчадан  авыл китапханәсенә  эвакуицияләнде. Эш төшенкелеккә бирелмичә,вакытында башкарылды. Өйрәнү күнекмәләре төгәл үтте..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International