ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 9-11 апрелендә Казанда IV Халыкара ветеринария конгрессы узачак.IV Халыкара ветеринария конгрессы кысаларында гадәттәгечә хайваннар авыруларын дәвалау һәм профилактикалау өчен ветеринария һәм медицина җайланмалары, фармакология препаратлары, хайваннарны карап тоту өчен кирәкле җиһазлар, терлек азыгы һәм азыкка өстәмәләр һәм махсуслаштырылган әдәбият күргәзмәсе оештырылачак.Күргәзмәдә үзебезнең һәм чит илләр ветеринария индустриясенең төп яңалыклары күрсәтеләчәк. Күргәзмә стендларына үз эшләнмәләрен куйган оешмалар вәкилләре һәм консультантлар килүчеләрнең сорауларына җаваплар бирәчәкләр һәм тәкъдим ителә торган җайланмаларның ничек эшләвен күрсәтәчәкләр.


  2014 елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт 2014 елның 8 апрелендә 8.00 сәг-тән 20.00 сәг-кә кадәр БДИ белән бәйле сораулар буенча онлайн-консультация үткәрә. Сорауларны түбәндәге чаралар аша бирергә була:
- Call – үзәкнең 8-800-555-72-73 телефон номеры аша;
 
Куады башлангыч мәктәбе- балалар бакчасында" Сәламәт бала-сәламәт гаилә" дигән сәләмәтлек шөгыле уздырылды.  Чарада әти-әниләр дә катнашты.
Укучыларның язгы каникуллары алдыннан районда «Бала – иң мөһим пассажир» дигән профилактик акция игълан ителгән иде. ЮХИДИ хезмәткәрләре, акциясе барышында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары баланы махсус утыргычсыз алып баручы сигез машина йөртүчене тоткарладылар Каникул вакытында район территориясендә балалар катнашындагы бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
7 апрель    8 сәгать. 25 минутта,  Княз мәктәбендә  төрле очраклар( янгын , шартлау...) булган чакта кыен хәлдә калмауны,хафалануны булдырмау өчен    эвакуацияләү буенча күнегүләр,өйрәнүләр узды. 
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорткомплексында «Мисс Фитнес-2014» бәйгесе үтте. Берничә этапта узган әлеге ярышларда 12 яшьтән алып 15 яшькәчә 9 кыз катнашты. Җиңүче исемен Виктория Морсалова яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Алсу Гатина белән Лилия Диниева лаек булдылар.  Чара ахырында җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды
  Комсомол мәктәбенең 9  класс  укучысы  Березин Дмитрий  - авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры, гер спорты буенча РСФСРның спорт мастеры, татар-башкорт көрәше буенча спорт мастеры Василий Николаев истәлегенә багышланган II ачык турнирда үз авылыгы бунча 3 урынны яулады
  Советлар Союзы Герое  В.И.Маринин истәлегенә багышлап Яр Чаллы шәһәре "Әнәс" мәчете  ярышлар уздырды . Бу греко-рим  көрәше буенча уздырылган турнирда  Комсомол мәктәбенең 9  класс  укучысы  Березин Дмитрий     1  урынны яулады

7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
  Татарстан поселогында, мәдәният йорты һәм авыл  китапханәсе  хезмәткәрләре  тарафыннан   Сәламәтлек көненә багышлап,«Копилка  народной  мудрости» дигән чара уздырылды..
7 апрель   көнне   Шилнәбаш  мәктәбендә  төрле очраклар( янгын , шартлау...) булган чакта кыен хәлдә калмауны,хафалануны булдырмау өчен    эвакуацияләү буенча күнегүләр,өйрәнүләр узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International