ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

4 февральдә 14 сәгатьтә Иштирәк авыл җирлеге башлыгы ЗакировРөстәм Илдус улы  халык алдында 2013 елда эшләнгән эшләр һәм агымдагы елга бурычлар турында отчет белән чыгыш ясады.Докладта авыл җирлеге эшчәнлегендәге барлык өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләргә кагылдылар   һәм агымдагы елга бурычлар куелды.

 

 Яңа Бүләк авыл җирленендә халык  җыелышы үтте.  Авыл җыелышында Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Киям улы Хамаев , муниципаль район  башлыгы Вәсил Гариф улы Хаҗиев  һәм оешма җитәкчеләре,булек башлыклары катнашты .Авыл башлыгы Сагетдинов Мансур Сәхәбетдин улы      2013 елда планлаштырган эшләрнең үтәлешенә йомгак ясады. Бюджет үтәлеше, җирлектә булган үзгәрешләр-яңалыклар, халыкның тормыш дәрәҗәсе хакында сүз барды,2014 елга план-программа, бурычлар һәм максатлар белән таныштырды. Сорауларга җаваплар бирелде, кайберләре колнтрольгә алынды

        Иске Дөреш авылы- яңа төзекләндерелгән мәдәният йортында халык җыелышы үтте.Җыелышта авыл җирлеге башлыгы Дусадбеков Рәвис Миннехәммәт улының   "2013еда авыл җирленең социаль -экономик үсеш нәтиҗәләре" дигән темага отчет тыңланды. Очрашуда катнашкан район Башлыгы урынбасары В.Г. Хаҗиев  район күләмендә барган программалар, узган елда үтәлгән чаралар, 2014 елга билгеләнгән эшләр хакында сөйләде,авыл халкының сорауларына җавап бирде, күп кенә сораулар контрольгә алынды.

  Җыелыш алдыннан  мәктәп укучылары  авыл халкына  спектакель күрсәттеләр..

Иске Абдул мәдәният йортында  “Ничек яшисең студент”дигән очрашу үтте
 "Татарстан" поселогында яшәүче Федотова  Мария Владимировнага  - 99 яшь. Сәламәтлек белән , ынычлыкта матур итеп яшәвен теләп калабыз!Аны котларга  Җирле үзидәрә Советы Депутаты ,мәдәният йорты директоы Тамара  Тузеева  килде, истәлекле бүләк һәм матур өчтәлекле котлау сүзләре җиткерде.

4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Комсомол авыл китапханәсендә, 2 7 гыйнвардан 5 февральгә чаклы, Ленинград блокадасына багышлап тематик  әңгәмәләр үткәрделәр.
Районның мәшгүллек үзәгенә 2013 елда1874 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 309 сы-эшсезлек үзәгенә билгеләмә алган,204-кеше эшкә урнаштырылган, ел ахырыны-144 эшсез дип исәпкә куелган
 ШильнеШильнебаш авыл мәдәният йортында рак авыруларына каршы көрәш көненә багышлап түгәрәк өстәл уздырылды.  башский СДК прошел  круглый стол, посвященный всемирному дню борьбы с раковыми заболеваниями
"Тормыш иминлеген саклаучы иң яхшы белгеч--2014" бәйгесе үтәчәк.  

Бәйгедә  катнашырга теләүчеләр Башкарма комитетка- түбәндәге телефон аркылы шалтырата яки факс аркылы язма рәвештә җибәрә алалар.  70-15-13.

  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International