ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәренең балалар иҗат йортында «Моңлы курай» дип исемләнгән республика конкурсы узды. Татарстаныбызның бөтен төбәкләреннән сәләтле балалар, укытучылар, иҗат сөючеләр җыелган иде әлеге бәйгегә. Районыбыз данын балалар иҗат мәктәбе укытучылары Рафыйк Дәминов, Азамат Аккубеков һәм Мусабай-Завод авылы филиалының яшь курайчылары яклады. Курайда искиткеч моңлы итеп уйнавы белән бөтен кешене әсир итә алган Айдар Хөсәинов I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. II дәрәҗә диплом исә яшь курайчылар ансамбленә тапшырылды. Район иҗат мәктәбе укытучысы Азамат Аккубеков исә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Райондашларыбыз өчен сөенеп яңадан-яңа ңышлар телибез.   

2
февраль, 2014 ел
якшәмбе
  Кече Шильнә мәктәбендә  тарих укытучысы   Серебряков  Александр  Васильевич  белән берлектә укучылар Ленинград блокадасына багышлап  "Батырлык дәресе" уздырдылар.
25 января 2014 ел. Татар-башкорт көрәше буенча муниципаль район башлыгы Призына үткәрелгән ярышта Комсомол мәктәбе төркеме,түбәндәге катнашучылар белән: Кобзаря Ю., Каримова Р., Усеинова А., Минниханова Д., Салахова А., Мансурова А., Шпорина О., Мешавкина В., Салимгараева И., Березина Д. и Нуреева Е.3 -урынга лаек булдылар. Тренерлары Т.Р. Хамадеева
Комсомол мәктәбенең 3 классукучылары Кутенёва Полина, Денисова Виктория «Нескучный русский с Буквознаем» дигән  II Бөтенроссия викторинасында катнашып  яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.Тәбрик итәбез! .
Комсомол мәктәбенең 3 класс укучысы  Минниханов Данил (укытучы Сыйразова Х.Г.)  3-4класслар өчен үткәрелгән Бөтенроссия  олимпиадасында 3 урынны яулады.  «Мир вокруг нас»  дигән олимпиада г. Санкт-Петербург шәһәренең  «45 минут»дип аталган  парталында     урнаштырылган иде.
Сталинград сугышы (tat.lat. Stalingrad suğışı) (17 июльдә 1942 - 2 февральдә 1943) — Совет Гаскәрләре тарафыннан Сталинград шәһәрен саклану һәм зур алманнар һәм аларның союздашлары Дон-Идел елгалары арасындагы гаскәр төркеме тар мар ителү, Бөек Ватан сугышында Кызыл Гаскәрнең хәлиткеч җиңүе, Икенче бөтендөнья сугышының иң зур коры җир сугышы.
Пенза шәһәрендә ВБЕ-сетокан буенча Идел буе федераль округының Чемпионаты һәм Беренчелеге үтте. Ярышта  район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Александра Кустовская  (тренер Владимир Заикин)катнашты  һәм каратэның ката төрендә I урынга лаек булды. 

31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
30 января 2014г. в зале заседаний администрации Тукаевского района специалисты ИРО РТ Лукманова Э.Р. и Закиева А.Ю. провели для руководителей ОУ района семинар на тему: «Деятельность образовательной организации в соответствии с ФЗ-273 «Об образовании РФ».

2014 нче елның 1 нче февраленнән алып 1 нче мартына кадәр Татарстан Республикасында яшәүчеләр муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары, төбәк дәрәҗәсендә һәм муниципаль дәрәҗәдә эш итүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яки муниципаль милектә булган акционер җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыруларда катнаша ала.


 

  Татарстан Республикасы   икътисад министрыгы семинар үткәрелүе турында  хәбәр итә. Семинар 7 февраль көнне  түбәндәге тема астында үтәчәк«Организация внешнеэкономической деятельности на предприятии (общие управленческие аспекты)»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International