ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
 Өстәмә белем бирү учреждениесе- район  сәнгатьмәктәбе укытучылары һәм укучылары инвалидлар ункөннегендә коррекцион мәктәпкә барып бик мавыктыргыч,үтемле,кирәкле чара үткәреп кайттылар. Төрле уеннар уйналды,   дәртле җырлар җырланды, матур биюләр тәгъдим ителде.Кунаклар белән бергә мәктәп укучылары да уйнадылар, җырлар җырладылар, төрле әйтемнәрдә катнаштылар .
 Сәнгать мәктәбе укучылары"Без бергә булганда"  фестивалендә җиңүчеләр
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, инвалидларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру өлкәсендәге керткән өлеше һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Бөтенроссия инвалидларының җәмәгать оешмасы активисты – район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлфидә Рәүф кызы Гыйниятуллина ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 
 Кичә,11 декабрь көнне  Казан шәһәрендә Республикада Инвалидлар оешмасы төзелүгә 25 ел тулу уңаеннан чара үтте. Бу  чарада районның инвалидлар оешмасның председателе Гиниятуллина Г.Р һәм афганчылар  оешмасы әгъзасы Газизова З.Ш. катнаштылар.

Бүген – Россия Конституциясе көне

 


25 декабрь көнне район мәктәпләренең 7-11нче сыйныфларында укучы 22 бала Казанга Президент чыршысына барачак. Башкалада «Татнефть Арена»ның Боз сараенда үтәчәк бәйрәм чарасына баручы балалар уку алдынгылары, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар, спорт ярышлары җиңүчеләре һәм ятимнәр арасыннан сайлап алынды.

 Әлмәт шәһәрендә  Калмия авыл китапханәсе каршында эшләп килүче  түгәрәк әгъзаләре  II республикакүләм "Бишенче тәгәрмәч" -  «Пятое колесо»  күргәзмә--конкурста  «Сәйләнне сәйләнгә бәйләп» дигән эш белән катнаштылар.

10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Круглое Поле поселогы китапханәсендә  Габдрахманова Г.Х.  4 һәм 5 класс укучылары өчен  "Зур зугышның кечкенә батырлары" дигән  батырлык дәресе үткәрде.

Яңа пенсия формуласы нигезендә, өлкәнәйгәч, пенсия алу өчен, һәр кеше ике шартны үтәргә тиеш. Аның беренчесе – пенсиягә чыгу өчен һич югы минималь эш стажы булу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International