ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
10 декабрь көнне Инвалидлар ункөннеге  кысаларында   район инвалидлар оешмасыны вәкилләре белән район башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында "Түгәрәк өстәл" уздырылды.
Коррекцион мәктәп укучылары картлар йортында кунакта. Алар анда  инвалидлар көне уңаеннан матур итеп концерт куйдылар. Җитәкчеләре Сәетнур Шәймәрданов.
 Сәмәкәй урта белем бирү мәктәбендә  Сәет авыл халкын чакырып "Геройлар безнең арада" дигән чара үткәрделәр. Чарада Афганистан  сугышында катнашкан  -  Габдрахманов Абузәр Тагиһ улы катнашты.
Иске Абдул  мәктәбе укучылары   "Геройлар безнең арада" дигән чара үткәрделәр.Бу чара "Гиндукуш"   тарих музеенда үтте. Төп Герой    -Афган сушышында катнашкан-Габдрахманов Абузәр Тагиһ улы иде.
 Новотроицк мәктәбендә Россия Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан   «Гражданнарның хокуклары һәм бурычлары"» дигән  класс сәгатьләре үтте. 
"Бергә ришвәткә каршы" -дигән  атналык- Княз мәктәбендә  китап күргәзмәсе оештыру белән тәмамланды.
5 нче класс укучылары класс җитәкчеләре Якупова Л.Х. һәм авылыбызның социаль хезмәткәре Ахметова Нурия апа белән Гарифуллин Рафис бабай һәм Фәридә әбинең хәлләрен белеп кайттылар.

Бәтке мәктәбе укучылары педагог -оештыручы Гайнутдинова Г.Ф. белән берлектә "Йөрәктән чыккан гына, йөрәккә барып җитә" дигән  акция кысаларында Тләнче Тамак авылында урнашкан  коррекцион мәктәптә булдылар ,матур итеп концерт күрсәттеләр,алып килгән бүләкләрен тапшырдылар.
5 декабрь  көнне Бәтке мәктәбе укучылары«Без яшь, без сәләтле»-иҗади-гамали конференциядә катнашып    III  дәрәҗә  дипломга ия булдылар.

12 декабрь көнне Теләнче Тамак урта мәктәбенең 5-7 класс укучылары “Гиндукуш” иҗтимагый-патриотик музеенда экскурсиядә булып киттеләр.  Балаларда ,бигрәк тә “Корал күргәзмәсе залы”   зур кызыксыну уятты. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International