Минзәлә шәһәрендә «Алга, яшь армиячеләр!» дип аталган хәрби-спорт уеннарында Роза Ананьева җитәкләгән Круглое Поле поселогының җыелма командасы катнашты .
Медицина өлкәсе буенча ярышта -төркем II урынга лаек булды.
Яңа елдан россиялеләрне алкогольгә бәяләр арту көтә. Бу турыда сишәмбе көнне Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта хәбәр итте. Ярты литрлы шешәгә акциз 20 сумга күтәреләчәк. Моңа коммуналь хезмәтләргә, чималга чыгымнарның артуын өстәсәң, “бер ярты”ның минималь бәясе 200 сумнан да артып китәргә мөмкин. Бу инде үз чиратында арзан бәядәге контрафакт алкоголь базары киңәячәк һәм үсәчәк, дигән сүз. Россия Хөкүмәте планы буенча 2020нче елга 0,5 литрлы бер шешә аракының күмәртәләп сату бәясен 1000 сумга җитәргә мөмкин. Шуның нәтиҗәсендә илдә спиртлы эчемлекләр куллану ике мәртәбә кимиячәк, дип көтелә. Бүген илдәге бер кешегә 16-19 литр аракы эчелә.
Бу көн Бәтке мәктәбе өчен аеруча үзенчәлекле булды ,бу көнне, балаларның хокукларын саклау органнары мәктәп укучылары өчен генә түгел, әти- әниләре дә үзләрен кызыксындырган сорауларга нотариуста түләүсез консультация ала алалар, -дип билгеләп үтте.
2013 елның 8 октябрендә кабул ителгән ТР Законы нигезендә, республикада 2014 елга пенсионерның яшәү минимумы 5912 сум дип билгеләнде.
14нче ноябрь көнне Теләнче-Тамак урта мәктәбендә ата-аналар университеты узды. Темасы “Гаилә һәм мәктәп арасында бәйләнеш”. Җыелышта директор урынбасарлары Габидинова Г.У. һәм Муллина Ф.А., чит телләр укытучысы Ахметшина Ч.А. чыгыш ясады.