Миллион сумлык грант акчасын кем ничек кулланачак ?Республиканың резерв фондыннан бүленгән акчалар өч авыл җирлегендә дә авылларны төзекләндерү, матурлау, халыкка яшәү өчен уңай мохит тудыру максатына тотылачак. Бәтке авыл җирлеге грант акчасына парк зонасы белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәл тирәсен, шулай ук Гагарин урамы буйлап аллеяны койма белән әйләндерергә уйлый.
Кнәз авыл җирлеге .“Татарстан“ совхозы поселогының мәдәният йорты янында төзеләчәк ял паркына койма тотарга һәм Мәктәп урамындагы күпкатлы йортлар каршында яңа койма куярга планлаштыра.
Мәләкәс авыл җирлеге.Иске Җирекледә мәдәният һәм ял паркы төзү эшен башларга ниятлиләр