ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Мәләкәс мәктәбе укучысы Кузнецов Юрий Яр Чаллы шәһәрендә Россиякүләм  үткән «СТЕП  ХОП- 2013»  бәйгесендә катнашты. Алар(үз яшьләре арасында) 1-2 дәрәҗә дипломга ия булдылар.
Шилнәбаш авылының мәдәният йортында яшьләр һәм үсмерләр өчен наркотикларга каршы чара үткәрелде. Җыелган тамашачылар өчен аларның яшьтәшләре – “Маска“ театр коллективына йөрүче егет һәм кызлар “Башка дөнья“ дип аталган спектакль тәкъдим итте.

 

Барлык мәктәпләрдә дә каникуллар дәвам итә. Мәктәп яны лагерьләре эшли;"Олимпия мәктәбе" үзенең кочагына 300 укучыны берләштерә,алар анда республика олимпиадалары мәсьәләләре чишәчәк;Россия Конституциясен кабул итүнең   20еллыгын билгеләп үтү кысаларында "Мин яратам сине,Россия!2 дигән җыр фестивале үтәчәк; кружоклар һәм   спорт уеннары уздырылачак.
Мәләкәс мәктәбендә "Дөнья халык ашлары"-дигән конкурс үтте.  Анда татар , башкорт, мексика, француз ,  корея халыкларын аш-суларын яклау  буенча бәйгеләр үтте.
"Илгә хезмә итү бурычы йөкләнгән-дигән солдат озату кичәсе үтте.Көзге чакырылышка Княз поселогыннан Стряпан  Максим ,  Алехин   Владислав ,  Лесин   Игорь,  Багаев Ранель,  Мамаев  Викторларга чакыру килгән.Бу егетләрне озату кичәсенә аларның әти-әниләре,дуслары,классташлары, мәктәп укучылары,авыл яшьләре килгән иде.   
Шильнебаш авыл китапханәсендә"Халык күңелендә мәңгегә" -дигән кичә үтте.  Аны китапханә мөдире Н. Бариева  алып барды.
5 ноябрь көнне Княз мәданият йортында яшьләрне армия сафларына озату кичәсе узды.
8 ноябрь көнне 4 егет армия сафларына китәчәк. Алар Кара диңгез флотында- Севастополь  шәһәрендә хезмәт итәчәкләр.Көзге чакырылышта- 31 егет армия сафларына китәчәк-дип планнаштырыла.Китү алдыннан егетләр инструктаж үтәчәкләр  һәм фотога төшереләчәкләр.
Бердәмлек көне уңаеннан Княз мәданият йортында "Тормыш юлында  җыр" дигән кичә үтте. Анда  Владимира  Веретенников   һәм Яр Чаллы шәһәренең     «Виниловый  остров»  вокаль    инструменталь төркеме   катнашты.Владимира  Веретенников менә 20 ел инде сәхнәдә.Үзенең тормыш юлын ул җыр белән  бергә атлый.

5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Конституциясе(Татарстан конституциясе битеннән юнәлтелде)

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе Югары Совет тарафыннан кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International