Бүген халыкара фашизм, рассачылыкка каршы көрәш көне. 1938 елда 9 ноябрьдән 10 нчы ноябрьгә каршы төндә яһүдләр Германиядә зур тәртипсезлек оештыра, соңыннан әлеге төнне бәллүр төн яки кибет киштәләре ватылган төн дип, атыйлар
(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда 15-19 ноябрь көннәрендә 25 метр озынлыктагы бассейнда кыска арага йөзү буенча Россия чемпионаты ярышлары узачак. Аларда Россия Федерациясенең 56 төбәгеннән 500 гә якын спортчы һәм командалар составында 100 ләп вәкил катнашачак.
(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Спорт министрлыгы балалар һәм яшьләр арасында физик тәрбия һәм спортны пропагандалау буенча иң яхшы проектка “Спорт белән шөгыльлән!” (“Займись спортом!”) бөтенроссия конкурсы старт алуы турында игълан итә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
7 ноябрь көнне Рәхматуллина Зөләйхә Сабир кызы үзенең 90 яшен каршылады.Хезмәт һәм тыл ветеранын котларга район башлыгы урынбасары Әхмәтова Люция Хак кызы һәм районның гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина килделәр. Люция Хак кызы әбине гомер бәйрәме белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде,Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район җитәкчелегенең күчтәнәчен тапшырды.
Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә"Хэллоуин" дигән хәзерге чор өченүткәрелә торган бәйрәм үтте .24 кеше катнашындагы чарада балалар төрле кулланмалар белән әкият геройларын чагылдырдылар.
1 ноябрь район администрациясе бинасының утырышлар залында аграр яшьләр оешмасының эшчәнлегенә багышланган семинар үтте. Семинар эшчәнлегендә тренер Ксения Спирдонова , Республиканың аграр яшьләр оешмасы рәисе киңәшчесе Илмира Сабирҗанова , яшьләрнең инновацион һәм профилактик программалары республика үзәге директоры урынбасары Анна Синеглазова катнаштылар.