ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак.  

ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. Ул Казанның 3 нче гимназиясе бинасында урнашкан участокта булды. Участокка Шәйхрәзиев гаиләсе белән килде

Бөтенроссия халык санын алу фотоконкурсына үзегезнең иң яхшы кадрларны җибәрегез! 

 Ойдә тавыш бирү өч өчен  Махсус кагыйдәләр


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

   2020 елның 22 нче июнендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль  педагогы Альбина Тарынчева тарафыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Лекотека» программасы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәрес үткәрелде.      

          

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге»  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең 16.06.202020 №1 карарын эшкә җибәрә.


"Россия Федерациясендә өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрендә 2025 елга кадәр гамәлләр стратегиясе" нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында, дәүләт бурычларын исәпкә алып:
- өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү буенча,
үз-үзеңне изоляцияләү шартларында психологик сәламәтлекне саклау өчен, 2020 елның 7 апрелендә «Интернетка рәхмәт-2020»компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары буенча 6 нчы Бөтенроссия конкурсы старт алды.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүләрен уздыру чорында сайлау участоклары Роспотребнадзор рекомендацияләре нигезендә эшли.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы күрсәтә торган өч хезмәткә гаризаны хәзер Татарстан КФҮ офисларына бирергә мөмкин: ТРда күп балалы гаиләгә таныклык яки аның дубликаты бирү; «хезмәт ветераны»  һәм «ТР Хезмәт ветераны» таныклыгын бирү ; ТР бюджеты хисабына дәүләт ярдәме күрсәтү.

Хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының территориаль бүлекләрендә күрсәтелә. Гаризаны прописка урыны буенча КФҮкә бирергә кирәк.

Раушан Харисов - «Кама» агрофирмасы ҖЧҖ җитәкчесе Яңа Бүләк авылындагы сайлау участогында булды.⠀  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International