КФҮ яңа хезмәтләр күрсәтүгә кереште

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы күрсәтә торган өч хезмәткә гаризаны хәзер Татарстан КФҮ офисларына бирергә мөмкин: ТРда күп балалы гаиләгә таныклык яки аның дубликаты бирү; «хезмәт ветераны»  һәм «ТР Хезмәт ветераны» таныклыгын бирү ; ТР бюджеты хисабына дәүләт ярдәме күрсәтү.

Хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының территориаль бүлекләрендә күрсәтелә. Гаризаны прописка урыны буенча КФҮкә бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International