ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген иртән Тукай районында булды. Ул район башлыгы Фаил Камаев озатуында агропредприятиеләрне карап чыкты һәм фермерлар эшен бәяләде.

Татарстанда пандемиядән аеруча зыян күргән эшкуарларга ярдәм итү буенча федераль чаралар эшли

Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар белән очрашты һәм аларның «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтен төзү инициативасын хуплады. Төзелеп килә торган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика массакүләм хәрәкәте бүгенге көндә авыр тормыш хәлләренә тарыган кешеләргә ярдәм итү юнәлешендә иҗтимагый оешмаларның, волонтерларның, бизнес һәм хакимиятнең көчен берләштерүне күздә тота.
 

Княз мәдәният йортының «Балаган» театр коллективы катнашучысы Анастасия Абрамова (җитәкчесе Абрамова Оксана Николаевна) балалар һәм яшьләр өчен оештырылган «Барысы да талантлы!»VII Халыкарар конкурысында " Актерлык осталыгы " номинациясендә 1нче дәрәҗә Лауреат булды.

Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Җиңү көненә открыткалар ясау буенча онлайн - класс үткәрделәр.

Пучинин Сергей Степанович   турындагы истәлекләр. 1937 елда армиягә алына һәм 1940 елның декабрендә демобилизацияләнә. Бөек Ватан сугышы фронтка 1941 елның 28 июнендә алына. 1941 елның июленнән 1942 елның августына кадәр фронтта 809 укчы полкының бүлек командиры була.  . Аннан кече лейтенантлар Мичурин шәһәрендә курсларында укый. 1942 елның декабрендә фронтка Брян фронтының 304 укчы дивизиясе взводы командиры урынбасары булып кайта.


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Иртәнге планеркадан соң Рөстәм Миңнеханов ашыгыч медицина ярдәме станциясенә «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләрен: табибларны, санитарларны, шәфкать туташларын, машина йөртүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән шәхсән котлау өчен килде. 

Безнең илдә #мыдомарадивас акциясе старт алды .Ул барлык медицина хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән юнәлдерелгән һәм шул ук вакытта , самоизоляция вакытын  мөмкин кадәр файдалы итеп уздырырга ,бер-береңнен  киңәшләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә
 

Бәтке мәктәбе укучыларының "Поздравление Ветерану" конкурсына тәкъдим иткән эшләре

 

 

Бәтке мәктәбенең элеккеге укытучысы Вәлиев Фәнис Фаруковичның "Минем кече Ватаным"фотокүргәзмәсе оештырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International