Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген иртән Тукай районында булды

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген иртән Тукай районында булды. Ул район башлыгы Фаил Камаев озатуында агропредприятиеләрне карап чыкты һәм фермерлар эшен бәяләде.

Марат Җәббаров Бакчасарай авылында Миңнехуҗин крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Хуҗалык җитәкчесе Равил Миңнехуҗин кунакларга яңа саву залын һәм төзелә торган объектны, шулай ук күптән түгел сатып алынган яңа таналарны һәм ашлык саклау урынын күрсәтте. Ведомство башлыгы КФХның эш нәтиҗәләрен югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International