Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.
Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды. Ипотеканы, авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә, Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.
2020 нче елның 7 нче апрелендә һөнәри януны кисәтү кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова белән практик дәрес үткәрде. Практик дәрес психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән иде.
2020 нче елның 2 нче апрелендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова социаль хезмәт алучылар арасында «csontukay» инстаграмм аккаунтында «Стрессны ничек җиңәргә?» темасына турыдан-туры эфир уздырды.
Республика прокуратура хезмәткәрләре арасында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Кызыл ромашка» нәфис иҗат конкурсы оештырылды. Аның чираттагы төбәк этабы Чаллыда узды. Әлеге сәнгать бәйгесендә Кама аръягы районнары прокуратура хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре катнашты.
Җир йөзендә кешеләр күңеленә кояш яктысы кебек кереп калган изге җаннар бар. Андыйлар эштәме, көндәлек тормыштамы, сине кырыс җилләрдән саклыйлар, кыенлык килсә иң беренче булып ярдәм кулын сузалар. Минем өчен әнә шундый зат – Боерганда гомер кичерүче тыл ветераны Маһиҗамал апа Сибгатова. Бу көннәрдә Ак әбиебезгә 101 яшь тулды.
Түбән Суыксу авылында универсаль спорт залы төзелә. Бинаның бер өлешендә район көрәшчеләренә шөгыльләнү өчен зал булдырылачак. Шул җәһәттән бүген районның көрәш батырлары да игътибар үзәгендә. Комплекска легендар көрәшчеләр Раббани Шәрипов һәм Рәкыйп Хәмитов исемнәрен бирергә кирәк дигән фикерләр дә бар.
Әле исән-сау булган, кылган эше өчен халык аны үз иткән, тирә-якта легендага әверелгән шәхесләребезнең исемнәрен һәм шөгыльләрен мәңгеләштерү бик изге гамәл.