Легендар көрәшчеләр

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Түбән Суыксу авылында универсаль спорт залы төзелә. Бинаның бер өлешендә район көрәшчеләренә шөгыльләнү өчен зал булдырылачак. Шул җәһәттән бүген районның көрәш батырлары да игътибар үзәгендә. Комплекска легендар көрәшчеләр Раббани Шәрипов һәм Рәкыйп Хәмитов исемнәрен бирергә кирәк дигән фикерләр дә бар.

Татарча көрәш белән кызыксынучылар даирәсендә Раббани Шәрипов исемен белмәгән кеше юктыр. Ул – 1970-1980 елларда Минзәлә һәм Яр Чаллы районнарының абсолют батыры, милли спорт төрләре буенча спорт мастеры, ТРның атказанган спорт мастеры, ике тапкыр Татарстан Республикасы батыры, ике тапкыр Россия Федерациясе батыры, өч тапкыр Муса Җәлил призына уздырылган татар-башкорт көрәше буенча авыр үлчәмдә республика ярышлары җиңүчесе.
Раббани Шәрипов 1935 елда Торнаташ авылында дөньяга килә. Бик кечкенәдән әти-әнисез кала, абыйсы гаиләсендә тәрбияләнә. 12 яшендә үк колхоз эшенә җигелә. Сугыш еллары баласы булуга карамастан, тумыштан ук табигать биргән көч-куәтен татарча көрәшкә багышлап, киң җәмәгатьчелеккә таныла. «Авыр капчыкларны төяү, бушату – тренерым шул булды минем. Әзерлек күнегүләрем дә төп хезмәтем иде», – дип искә ала Раббани Шәрипов көрәш мәйданына чыккан көннәрен. 
Татарча көрәшнең төп таләбе – көндәшеңнең биленнән кысып күтәреп алу һәм аны аркага салу. «Көндәшне күз ачып йомганчы келәмгә ату сәләтенә Раббани Шәрипов кына ия иде. Дәгъвалашуга урын калдырмый, хәрәмләшүне җене сөйми, көндәшен ихтирам итеп көрәште», – дип искә ала легендар батырны ТР Көрәшчеләр Федерациясе директоры вазифаларын башкаручы Равил Хәйруллин. Бүтән атаклы көрәшчеләр дә Раббани абыйның көченә, көндәшләре белән көрәшү осталыгына, батырлыгына сокланып яши. 
70нче елларда Раббани Шәрипов, республика данын яклап, Россия күләмендәге ярышларда катнаша. 1971-73 елларда, Россиянең көчле көрәшчеләрен җиңгәч, иңенә «Россия чемпионы» дигән алтынсу хәрефләр белән язылган тасма салына. Мондый уңышка ирешкән көрәшчеләр бик аз.
Ә ярышлардан кайтуга ул гади эшчегә әверелә. Икенче көнне үк колхозның йөк машинасы руле артына утырып, ерак юлларга чыгып китә. 30 елдан артык хәвефсез йөреп, югары класслы шофер булып таныла һәм лаеклы ялга чыкканда аңа үзе йөрткән «ГАЗ» йөк машинасын бүләк итәләр.
Раббани Шәрипов спорттагы һәм хезмәттәге уңышларында хатыны Мәгъдәния ханымның өлеше зур булуын билгеләп үтә. «Тылың нык булмаса, бернинди дә чемпион булып булмый», – ди ул. Гаиләдә малай һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары Ришат яшьтән үк әтисе үрнәгендә көрәш белән шөгыльләнә, чемпион исемен яулый. Оныгы Руслан Шәңгәрәев тә, бабасы юлын сайлап, келәмдә матур нәтиҗәләргә ирешә.
Соңгы тапкыр келәмгә Раббани Шәрипов башкалада узган уеннарда чыга. Биредә ул соңгы тапкыр бил алышып җиңү яулый һәм 38 яшендә көрәшче карьерасын төгәлли. Ул көннәрдән соң 47 ел үтүгә карамастан, Раббани Шәрипов меңләгән көрәшче өчен үрнәк, Тукай районның милли горурлыгы, мирасы булып кала бирә. 

Тумышы белән Түбән Суыксу җирлегеннән булган Рәкыйп Хәмитов – көрәш буенча күп тапкырлар Россия, Татарстан чемпионы, бик күп мәртәбәләр республика турнирларын откан, Сабан туйларында күпләгән тапкыр баш батыр булып калган легендар кеше. Кама аръягын дер селкетеп тоткан, көрәш дөньясына «Копченый» кушаматы белән кергән Рәкыйп Хәмитовка бүген 68 яшь. Моңа карамастан, ул бүген дә егетләрчә җитез, киң җилкәле, нык мускуллы. 
Рәкыйп Хәмитов Яңа Мусабай авылында дөньяга килә. Татар канында тумыштан ук булган көрәш үзенекен итә – 16 яшендә Рәкыйп ирекле көрәш буенча секциягә йөри башлый. Хәрби хезмәт итү өчен төз гәүдәле егетне Германиядә урнашкан спорт полкына билгелиләр. Хезмәт иткән чорда ирекле көрәш буенча уеннарда катнашып, Рәкыйп спорт остасы нормасын үти. 
Тик 19 яшендә үк спорт остасы булырга өлгергән егет бу спорт төре белән профессиональ рәвештә мавыгып китми. Армия сафларыннан кайткач Чаллы шәһәрендә машина йөртүче булып эшкә урнаша. 
Ул чорда Яр Чаллы шәһәренең «Төзүчеләр» стадионында тимер штанга күтәрүчеләр җыела торган була. Рәкыйп тә штанга күтәрү белән кызыксына. Нәкъ биредә шөгыльләнгәндә Рәкыйп киләчәк язмышын бил-геләячәк карарга килә – чын татарча көрәштә үзен сынап карарга ният итә. Көрәшче карьерасын башлаганда Рәкыйпкә 27 яшь була.
28 яшендә инде Рәкыйп Тукай районында уздырылган Сабан туйларының абсолют батыры булып кала. Икенче елга исә, беренче тапкыр, Чаллы шәһәрененең Комсомол районы Сабан туена чыга. Биредә көндәшен җиргә салып, «Копченый» кушаматы алган батырның көрәш дөньясында үз тарихы башланып китә.
Батыр өчен 1994 ел аеруча уңышлы була. Бу елны Рәкыйп Яр Чаллы Сабан туеның төп бүләген – «Вольво-850» машинасын үзенеке итә. Калган районнарда «Ока», «Лада», «Москвич» һәм «ВАЗ-2106» машиналары алуга ирешә. 
Алга таба батыр тагын 18 тапкыр Яр Чаллы шәһәрендә һәм 16 тапкыр Казан районнарында абсолют батыр булып кала. Авылларда яуланган җиңүләрнең иге-чиге булмый. Тулаем алганда, Рәкыйп Хәмитов спорт карьерасы дәверендә 35 машина ота.
«Копченый» кушаматына килгәндә, Рәкыйп Хәмитов аны псевдоним итеп күрә. Тумыштан кара тәнле, мускуллы егеткә, шаяртып, «Копченый» дип дуслары әйтергә яраткан. 
Соңгы тапкыр келәмгә Рәкыйп әфәнде Чиләбе өлкәсендә 2002 елда оештырылган Сабан туенда чыга. Биредә ул соңгы тапкыр бил алышып җиңү яулый һәм 50 яшендә көрәшче карьерасын төгәлли.
– Җиңүләрнең сере шул – бил алышканда һәрвакыт минем өчен җан атып, борчылып утырган гаиләм турында уйладым. Башыңда бүләк кенә булса, һичшиксез, җиңеләчәксең, – ди Рәкыйп Хәмитов.
Бүген ике легендар шәхес тә милли көрәшне яшәтүнең, егетләрне өйрәтүнең изге бурыч булуын билгеләп үтә. Бу спорт төре буенча яшьләргә этәргеч бирергә алар һәрвакыт әзер. 


Раббани Шәрипов җәмәгате Мәгъдәния ханым белән. / Эльвира Абдуллина фотосы. 
Рәкыйп Хәмитов. 
Рәкыйп Хәмитов тормыш иптәше Римма һәм оныгы Дамир белән. / Эльвира Абдуллина фотолары. 

Чыганак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International