ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

11 нче март 2020 нче ел «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә»  «Бала табуга психологик әзерлек» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде. 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә. 

Яр Чаллыда "Созвездие-Йолдызлык"XX Республика телевизион фестиваленең зона этабы узды. Анда Тукай районыннан да яшь талантлар катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

«Бюджет» укыту үзәге онлайн-лекцияләр циклы оештыра.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов кичә "Безнең ишек алды"  программасына кергән торак пунктларның берсе, Татарстан бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты. "Безнең ишек алды"  программасын гамәлгә ашыру халык белән тыгыз элемтәдә алып барылырга, аларның теләкләрен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилейлы елында Тукай районында  Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.

Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы «Татар кызчыгы – нәни энҗеләр» дигән бәйге үткәрә. Хәзер республика күләмендә аңа әзерлек бара. Быел бу конкурста Тукай районы да катнаша. «Ак калфак»ның район бүлеге җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова белдергәнчә, бәйге берничә этаптан тора. Аның кысаларында төрле юнәлешләрдә мастер-класслар үтә. Шуларның берсе – токмач кисү остаханәсе. 

Хезмәт өчен, прописка урынына бәйсез рәвештә, КФҮнең 59 офисының теләсә кайсында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хезмәт күрсәтү срогы-15 көн. Кайбер очракларда, ул бер айга кадәр озайтылырга мөмкин

 

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, капиталны куллануны гадирәк һәм уңайлырак итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International