ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Район авыл хуҗалыкларында сөт  буенча оператив белешмә

 "Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез " бәйрәм акциясе узды

 2020 елның 10 мартына һава торышы 

 


7
март, 2020 ел
шимбә

Тукайлылар хезмәт хакын алуның «конвертлы» формасы, рәсмиләштерелмәгән хезмәт мөнәсәбәтләре, хезмәт хакы, билгеләнгән минималь хезмәт хакы һәм пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын һәм ирекләрен чикләү турында 8(8552)70-00-76 номеры буенча «кайнар линия» гә хәбәр итә алалар  

6 март көнне Шилнәбаш авыл китапханәсендә «Ветеран» клубында 8 Март – Хатын-кызлар көненә багышланган «8 Март-үзенчәлекле көн»дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. 

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары һәм “Рухият” клубы өлкәннәре катнашында “Әбием сандыгы” дип исемләнгән кичә узды.

 2020 нче елның 3 нче мартында Теләнче -Тамак урта мәктәбе базасында “Оста куллар” клубын тормышка ашыру кысаларында дәрес узды. Клуб эшен Тукай муниципаль районы «Шәфкать” үзәге социаль педагогы Шакирова Римма Фанит кызы алып бара.

6 март көнне Кенәз мәдәният йортында " Без хатын-кызны данлыйбыз «дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Гүзәл затларга котлау сүзләре белән Тукай муниципаль районының "Мәдәният һәм ял үзәге" директоры Илнур Илфат улы Сәхбетдинов чыгыш ясады.


6
март, 2020 ел
җомга

8 Март уңаеннан коллективларда хатын-кызларга кадер-хөрмәт күрсәтелә. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев алдынгы хатын-кызларны зур залга җыеп, бәйрәм белән тәбрикләде. Сугыш һәм тыл ветераннарына, хезмәтләрендә уңышка ирешкән төрле һөнәр ияләренә бүләкләр тапшырылды. Алар хөрмәтенә матур концерт программасы әзерләнгән иде. 

2020 нче елның 5 нче мартында  Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре «Лебедушка» балалар бакчасының кече төркемендә «әдәби келәм»дигән темага кычкырып укулар үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International