ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашында ҖЧҖ "АГРОФИРМА КАМА" , “Сәйдәшев ис.” АХП ҖЧҖ  хисап җыелышлары узды. Җыелыш барышында  2019 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең физик культура һәм спорт өлкәсендә идарә органнарында допингка каршы эшчәнлекне оештыру буенча гамәлләр алгоритмы

Спорт туризмы (чаңгы туризмы) буенча 50нче республика ярышлары-слеты узды. Чарада 26 муниципалитеттан 312 катнашучы катнашты. Тукай муниципаль районы данын Тәрбия эше Үзәге каршында эшлэп килүче  "Батырлык " командасы яклады, җитәкчесе Белов В.И..  

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.

 


28
февраль, 2020 ел
җомга

  "Йолдызлы чәкчәк"  шоу-программсына  көтеп калабыз!

  Яңа Бүләк авылында Илһам Шакиров истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль чара узды. Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан быел беренче тапкыр районыбызда Илһам ага Шакировның якты истәлегенә багышлап “Илһам моңы! Йөрәкләрдән агасың син, йөрәкләргә тамасың син... “ дип аталган районкүләм иҗади бәйге игълан ителде


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

25 февральдә «Советлар Союзы Герое Н.Х.Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының" Заманча дәрес-традицияләр һәм инновацияләр бердәмлеге»дигән темага семинар узды. 

Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре «Сәламәт яшәү рәвеше"  дип исемләнгән  клубта  чираттагы очрашу  оештырдылар. Бу Очрашу Масленица бәйрәменә багышланган иде. Программада бәйрәм тарихы, рус гореф-гадәтләре һәм йолалары турында китап күргәзмәсе, камыр ашлары, коймак пешерү,  курчаклары ясау, баян астында күңелле җырлар бар иде.

Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча календарь планы

17 февраль көнне Түбән Суык-Су авылы мәдәният йортында Тукай районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган үзешчән сәнгать смотр-конкурсы булып узды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International