2020 елның 3 мартына 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырылган. Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
2март көнне 90 яше тулган Махинур Гуссман кызы Ханипованы юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын,район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлеклә буләк тапшырдылар.
Түбән Суык-Су мәктәбе каршында эшләп килүче "Гармония" бию түгәрәге әгъзалары "Балкыш-23" балалар иҗат фестивалендә уңышлы гына чыгыш ясады.Җитәкчеләре Бәхтиярова Диана Рәшит кызы.Әфәрин , балалар!
Язгы чәчүгә әзерлек кысаларында район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлама әзерләү дәвам итә. Бүгенгә 1 гектар чәчүлек мәйданга 44,3 кг тәэсир итүче матдә туры килә. Бу6883 тонна ашлама дигән сүз. Соңгы атнада гына 297 тонна ашлама сатып алынды.
2020 елның 2 мартына Тукай районы хуҗалыклары буенча сөт буенча оператив мәгълүмат
"Май чабу"бәйрәме кунелле генә узды
2020 нче елның 28 нче февралендә Татарстан авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Нет ни чего сильнее слова» дигән викторина үткәрелде.
Метеорологик фараз:
Аязучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Боерган авыл китапханәсендә "Туган телен кадерләгән халык, үзе дә кадерле булыр" дип исемләнгән кичә әзерләдек. Балалар белән очрашугасүз тәмен белүче тел-сүз осталарын - Зөләйха Закирова, Гөлфия Әһлиевалар бик теләп, шатланып килделәр.Бәйрәм тантанасына "Кызыл Калфак" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, "Яран гөл" фольклор ансамбле кызлары чакырылды.
29 февраль көнне Шилнәбаш авыл китапханәсендә, ил тормышындагы мөһим вакыйга уңаеннан, 2000 елның 1 мартында Чечня Республикасының Аргун урамында батырларча һәлак булган сугышчы –десантчылар батырлыгына багышланган, «Үлемсез Рота» дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде.