ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

 2019 елның 3 декабрендә Тукай районы Башкарма комитетында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган гаиләләргә, шул исәптән инвалид балалар белән бердәм кабул итү көне оештырылды. 

       2019 нчы елның 3 нче декабрендә   "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы һәм психологы Римма Шакирова һәм  Альбина Сайфуллина  тарафыннан «Брейн ринг»  интеллектуаль уены уздырылды.    

      Чара балигъ булмаганнарның интеллектуаль - иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

      Уенның  төп бурычлары булып фикерләү, хәтер, игътибар күнекмәләрен формалаштыру торды.

       Бәйрәмдә 39 балигъ булмаган бала  катнашты, аларның 4се социаль хезмәт алучы иде.

       Уен 5 турдан узды: 1 тур - разминка рәвешендә, 2 тур - төрле өлкәләрдән сорауларны үз эченә алды, 3 тур - мәкальләр, 4 тур - «Төгәл сайлау», 5 тур – “Анаграммалар”. Уенда ике команда көч сынашты: “Спартак” һәм “Дуслык”. Һәр команда дөрес җавап өчен баллар алды. Нәтиҗәдә, «Спартак» командасы 6 балл белән алга чыкты һәм җиңү яулады. "Инклюзив мохит» хәйриячеләре мәктәп администрациясенә ябалак рәвешендәге кубок тапшырдылар. Уен ахырында балалар тәмле призлар белән бүләкләнде.

 

 

Халыкның сәламәтлеген саклау, гомер озынлыгын арттыру, тормыш сыйфатын яхшырту, сәламәт яшәү рәвешенә тугрылык булдыру өчен профилактик чаралар уздыруда даими булып тора.
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсуслаштырылган автомобиле 65 яшьтән узган гражданнарны диспансерлаштыру узу өчен медицина оешмаларына алып бара.
 

 

 

 

Бүген сугыш ветераны Вакил Гильмутдинов үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Туган көне уңаеннан Тукай районы башлыгы Фаил Камаевтан, җирле үзидарә башлыгы Эльмира Низамиевадан, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Ахуновадан, “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Фәнүзә Зариповадан котлаулар кабул итте.

 

2019 нчы елның 3 декабрендә Татарстан авыл китапханәсендә автор һәм халык әкиятләренә багышланган «  Китапханә янында» дигән квест үткәрелде.
 

Бүгенге көндә “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү булекчәсендә 59 мөмкинлекләре чикле кеше исәпләнә. Аларның һәрберсе социаль хезмәткәрнең ярдәмен, җылы карашын тоеп яши.Халыкара инвалидлар көне кысаларында үткәрелүче чаралар ункөнлеге уңаеннан социаль хезмәткәрләр дэ төрле чаралар үткәрә 

2019 елның 6 декабрендә 10.00 сәгатьтә   ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫНЫҢ XXXVII УТЫРЫШЫ УЗА 

 

Тукай районы Иске Абдул авыл җирлегенең "Гиндукуш" хәрби дан музеенда Мөслим муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы делегациясе булып китте.

Агымдагы елда районда 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге барлык категория халык арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивальләре узды.  

Район башлыгы Фаил Мисбах улы катнашында Иске Дөреш авылында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган район чарасыузды( Фоторепортаж)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International