ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

 

 2019 нчы елның 25 нче сентябрендә Круглое Поле урта мәктәбе базасында яшүсмерләр арасында сукбайлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектлары катнашында  "Экстремизм. Наркотиклар. Хокук бозулар” дигән түгәрәк өстәл узды.

 

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров     «Татарстан  Республикасының  цифрлы   моделе» проектын агмәлгә ашыру  буенча  эшче  киңәшмә  уздырды. 

 

1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак. 

Дәүләт Думасына кече сыйныф укучыларын мәҗбүри кайнар аш белән тәэмин итү турында закон проекты кертте. Төзәтмәләр пакеты «РФдә мәгариф турында» һәм «азык – төлек продуктларының сыйфаты һәм иминлеге турында»гы ике федераль законга үзгәрешләр кертүне күздә тота.

Бүген Дәүләт Думасы балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча хезмәт күрсәтүче оешмаларның махсус реестрын булдыру турында закон кабул итте. 


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан  Республикасында «Агростартап»  проекты  буенча крестьян (фермер)  хуҗалыкларын  булдыру  һәм  үстерү» ведомство  программасы буенча  грантлар  бирү  өчен      крестьян (фермер)  хуҗалыклары проектларын   сайлап  алу   конкурсына    йомгаклар ясалу  турында  хәбәр  итә.   Грантларның  гомуми  суммасы     312 млн. сумнан  артык. 

Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләрен милеккә сату буенча аукцион үткәрү турында белдерү. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының «25» сентябрь, 2019 ел, №416 Карары нигезендә, «күчемсез милек һәм хокук үзәге» ҖЧҖ 2019 елның 28 октябрендә Мәскәү вакыты белән 13 сәгать 10 минутта түбәндәге адрес буенча: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт, утырышлар залы, Тукай муниципаль районы башкарма комитеты кушуы буенча, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан торак пунктларындагы   түбәндәге җир кишәрлекләрен милеккә сату буенча аукцион үткәрә.Аукцион бәясе турында тәкъдимнәр бирү формасы   ачык рәвештә үткәрелэ.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бу уку елында өлкән буын гражданнарын укыту һәм аралашу өчен Өченче буын университетының чираттагы сезоны башлана.

Кенәз авылы мәдәният йортында "Федорины вечерки»дигэн халык бәйрәме үткәрелде.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

30 СЕНТЯБРЬ КӨННЕ ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫНЫҢ ЧИРАТТАН ТЫШ УТЫРЫШЫ УЗА.БАШЛАНА 10.00 СӘГАТЬТӘ.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International