ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

24 сентябрь 2019 нчы ел көнне Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре  "Лебедушка»балалар бакчасында «Без юл йөрү кагыйдәләрен беләбез! " дип исемләнгән тематик сәгать уздырдылар

2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк

SOTkA (100 көнлек воркаут)-ул Глобаль түләүсез онлайн белем бирү - тренировка программасы, аның кысаларында катнашучылар тренировкалар процессы, дөрес туклану, мотивация һәм социаль активлык турында практик күнекмәләр һәм теоретик белемнәр алачаклар.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 23 сентябрендә Тукай муниципаль районы башлыгы Камаев Фаил Мисбах улы рәислегендә аппарат киңәшмәсе узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды 

20 сентябрь көнне Татарстан авыл китапханәсендә " Укы!Рәсем яса!"диңгез буйлап, Дулкыннар буйлап" дигән темага китапханәчеләр "Китап океаны буйлап сәяхәт" дигән китап күргәзмәсе әзерләделәр 

Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитешгтерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде.    Мәйданчыкларда  шулай  ук  авыл  кешеләренә дә,  шәһәр  кешеләренә ошый  торган    автолавкалар да  бар  иде.

 Бәтке авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Ермолин Александр Александрович үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны 90 яшьлек юбилее белән котларга Тукай район Советы Аппараты җитәкчесе Г .А. Шәфикова һәм район ветераннар советы рәисе Г. Зарипов килделәр

 

 
Тукайлылар   “Бакчачы көне” күргәзмәсендә(фоторепортаж)

Бүген районның аппарат киңәшмәсендә районның дүрт авыл җирлеге ирекле халык дружинасы отрядлары вәкилләренә акчалата бүләкләр тапшырылды:

Татарстан  Республикасында    1,4 млн гектар мәйданда  ашлык  җыелды.     Аграрийлар   4,2 млн тонна  ашлык  җыйдылар. Һәр гектардан уңдырышлылык     30 центнер  тәшкил  итә.   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров әйтте.    

 

Иң күп уңыш   -    170 мең тоннадан  артык -   Тукай,  Арча,  Актаныш һәм Минзәлә районнарында  җыелган.    Уңдырышлылык   буенча  иң  югары  күрсәткечләр    (40 ц/га һәм аннан  артык) -   Тукай,  Мамадыш, Зәй һәм  Актаныш районнарында. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International