ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә эпизоотик хәл бик киеренке. Африка дуңгыз чумасы, ящур, нодуляр дерматит, сарыкларның чәчкә чире, бруцеллез, кош гриппы кебек аеруча куркыныч авырулар даими ачыклана. Тукай районының ветеринария белгечләре терлек hәм кош-кортлар арасында әлеге куркыныч авыруларны булдырмау максатыннан бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирә. Бүгенге көндә районның эпизоотик хәле нинди? Авырулар килеп чыкмасын өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Бу турыда районның баш эпизоотологы Әлфирә Харисова белән әңгәмә кордык. 

Июль ахырында һәм август башында һава шартлары начар булу эшләрне тоткарлады. Бүген урып-җыю һәр хуҗалыкта тулы куәтенә бара. Соңгы көннәрдә урнашкан яхшы һава торышы игенчеләргә һәр сәгатьне нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге тудырды. Бүген аграрийлар төп игътибарны бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюга һәм уҗым культураларын чәчүгә юнәлтә.

 

Ындыр табагында кызу эш өсте. Биредә көзге муллык – ашлык көшелләре күзгә күренеп арта. 

 

 

2019 нчы елның 21 нче августында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тыныч балачак» программасы кысаларында социаль хезмәт алучылар арасында ""Минем конструктив “Минем” яки эффектив аралашу ысуллары” тренингы уздырды. 

 

Яхшы традиция бар - Казан Кремленә Республика Көне алдыннан иң яхшы, үрнәк булган гаиләләрне чакыру. Гаилә - дәүләт нигезе ул, һәм без гаиләләрдәге хшы гадәтләрне сакларга тиеш", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. 

 Безнен Тукай районыннан бу чарада Зарипов Галимжан Сэетжан улы ,анын тормыш иптэше   Зарипова Гөбэйдэ Садри кызы катнашты 

Республика халкыннан  сатып  алына  торган  сөткә бәяләр  мониторингы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    контролендә  тора.    

Август ае    рейтингы  йомгаклары  буенча  иң  яхшы  күрсәткечләр  Татарстанның Чистай    (20,71 сум), Буа  (20,38 сум), Алексеевск (20,30 сум) һәм Балтач  (20,29 сум) районнарында. Аларда  халыктан  сатып  алына  торган  сөткә  бәяләр  республика  буенча    уртача бәягә   (18,06 сум) караганда югарырак. 

2019 нчы елның 27 нче августында Кенәз мәдәният йортында Россия киносы көненә багышланган «Экран йолдызлары» исемле киновикторина үткәрелде. Айрат Исламовның киновикторина конкусынын җиңүчесе булды. 

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев 2019 елгы урып-җыю алдынгыларын котлады

27 август көнне Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре «Без китап яратабыз, без фильмнар яратабыз»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар. Күргәзмәдә кино барлыкка килү тарихы турында китаплар урын алды. Укучыларыбыз Россия һәм чит ил актерларының тормышы һәм иҗаты белән таныша алалар, күргәзмәдә шулай ук «Сугыш һәм тынычлык», « Идиот», «Тихий Дон», «Чегән», «А зори здесь  тихие» һ. б. сәнгать фильмнары төшерелгән китаплар урын алган.

2019 елның 2 августындагы 267-ФЗ номерлы Федераль закон бакча участокларында төзелгән торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен яңартты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International