ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Республика көне уңаеннан районда күләмле бәйрәм чаралары әзерләнә. Районкүләм бәйрәм иң матур урыннарның берсендә – Новотроицкое поселогы паркында үтәчәк. Чара концерт программасы белән көндезге сәгать 10да башланып китә. Биредә «Созвездие»-«Йолдызлык» фестиваленең район этабы финалистлары, районның иң оста башкаручылары, бию коллективлары чыгыш ясар дип көтелә.

Татарстан Республикасында #минем яраткан укытучым акциясе популярлаша бара, аны Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.

Яңа уку елы башланыр алдыннан ул республика халкына социаль челтәрләрдәге яраткан укытучыларын искә алырга тәкъдим итте. Бу хакта "Татар-информ"МА хәбәр итә.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Казан  халкын  һәм кунакларын  15 сентябрьдә  виноград  күргәзмәсенә  чакыра. Күргәзмәне «Казанская лоза»   виноградчылар  клубы һәм Казан  дәүләт  аграр     университеты  оештыра. 

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының  беренче  утырышы  узды,  анда  Советның  оештыру  Уставы расланды  һәм  Совет Рәисе сайланды.   Рәис итеп «Татптицепром» ҖЧҖенең  генераль  директоры  Марс Алиев  сайланды. 

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә район башлыгы Фаил Камаев педагоглар коллективы алдына шактый саллы бурычлар куйды. Алар арасында иң мөһимнәре дип ул балаларга хезмәт тәрбиясе бирүне һәм бакча яшеннән үк полилингваль укытуны, аерым алганда, дөньякүләм тел – инглиз теленә өйрәтүне атады. Бу – алдагы елларда тормышка ашырырга тиешле проектлар, диде ул

Тукай районында бизнес-активлыкны көчәйтү буенча стратегик сессия узды. Очрашуны ТР Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек советы оештырды. Сессия барышында совет экспертлары, район хакимияте вәкилләре һәм 40лап эшкуар Тукай районында бизнесны үстерүнең төп проблемалары турында сөйләштеләр. Очрашу 5 төркемдә фикер алышу форматында узды. 

Урып-җыю эшләре район басуларында тулы куәтенә дәвам итә. Хуҗалыкларның ындыр табакларында басудан кайткан икмәкне киптереп, чистартып торалар. Ашлыкны кышкы саклауга урнаштыру белән беррәттән, басулардан төргәкләргә уралган саламны алып кайтып, ферма территорияләренә өеп куялар. Җирне туңга сөрү эшләре дә оешкан төстә бара. Шулай ук эшкәртелгән мәйданнарда уҗым культуралары чәчелә. 

Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Бүген 19,7 мең гектар мәйданда ашлык суктырылды. Бу – планның 44 проценты. Барлыгы 78 мең тонна ашлык җыелды, бер гектардан уртача уңыш – 41 центнер. Игенчеләр тулысынча көзге культураларны җыюны тәмамлады. Чиратта – язгы бодай. Бу атнада «Кама» агрофирмасында шикәр чөгендерен алырга керештеләр. Бүген 4865 тонна тамыразык җыелды. «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре беренче бәрәңге уңышын алды. Гектарыннан чыккан уртача уңыш – 250 центнер. 

 2019 нчы елның 28 нче августында, Кенәз  авыл мәдәният йортында Чикләвек Спасы бәйрәме үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга бәйрәм турында, чикләвекләрнең файдалы үзлекләре, Спаска аерым бүләкләр турында, августның халык сынамышлары турында сөйләделәр


28
август, 2019 ел
чәршәмбе
 
28 август көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
Әти-әниләрне котлап, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равил Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов сертификатларны тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International