Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казанга эш сәфәре белән килгән Казахстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Сапархан Омаров белән очрашты.
2019 елның 22 августында Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә «Иске Казан түгәрәк уены»Республика татар фольклоры фестиваль-конкурсының гала-концерты узды. Татарстан районнарыннан 500дән артык артист (57 фольклор коллективы һәм солист) лироэпик әсәрләр башкарды, гөслә, мандолина уйнады һәм «Түгәрәк уен»әйлән-бәйлән уйнады. Княз авыл җирлегенең Сосновый бор бистәсендә яшәүче Шайхразиева Дания Сабир кызы Тукай муниципаль районы лироэпик әсәр белән лаеклы чыгыш ясады. Аның чыгышын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр
Зәй районының "Энергетик" мэдәният йорты коллективы Борды авылында "Иҗат юлы"дип аталган кичке-күңел ачу программасын оештыра. Борды авылы халкын һәм кунакларын 27 август көнне кичке 19.00 көтеп калабыз!
27 август көнне 10.00 сәгатьтә Тукай муниципаль район Советының XXXIV утырышы була
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл тематикасы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен оештырыла торган “Минем җирем - Россия” VI Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү тәмамлануга ике атнадан да азрак калды, дип искәртә. Ике ай эчендә конкурска илебезнең 71 төбәгеннән 500дән артык проект алынган, шул исәптән Татарстаннан - 20.
22 августта Россия флаг көнен бәйрәм итә. Татарстан авыл китапханәсенең"Кулга кул тотынып " исемле волонтер отряды «Россия символлары»акциясе үткәрделәр. Татарстан халкына һәм кунакларга Россия флагы барлыкка килү тарихы турында мәгълүмати буклетлар тапшырылды.
19 августта Тукай муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, анда республиканың 14 районыннан район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын киметү мәсьәләләре дә күтәрелде
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Кнәз авыл җирлегендә яшәүчеләрне Россия дәүләт символикасы белән таныштыруга юнәлдерелгән «Триколор» дип исемләнгән яшьләр патриотик акциясе үткәрү күркәм традициягә әверелде.
21 август көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
Тукай районының 6 гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды .Аны Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров ата-аналарны котлады.